Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Тормыш сыйфатын яхшырту – төп бурыч

Инде хәбәр иткәнебезчә, 14 февраль көнне Бөгелмә муниципаль районы Советының XXXV сессиясе узды. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашырга тиеш иде, әмма дәүләт эшләре чыгу сәбәпле, килә алмады. ТР Премьер-министры урынбасары, республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Радик Ильясов,...

Мәртәбәле кунаклар башта шәһәр һәм районның икътисади тормышы белән кызыксындылар. Алар фән-ни-җитештерү предприятиесе булган "ГКС" җәмгыяте эшчәнлеге белән якыннан таныштылар. Кыска гына вакыт эчендә иреш-кән уңышлары турында җәмгыятьнең генераль директоры Айрат Сабиров сөйләде.

Аннан соң яңа Бөгелмә районара бала тудыру йортын ачу тантанасында катнаштылар /рәсемдә/. Ниһаять, озакка сузылган төзелеш эшләре тәмам: 100 кешегә исәпләнгән бала тудыру йорты үзенең ишекләрен ачты. Әлеге эш ахырга кадәр ТР Президенты Р. Миңнеханов ярдәме белән җиткерелде, моның өчен республика бюджетыннан 300 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Шулай итеп, Бөгелмә бала тудыру йорты төбәгебездә йөкле хатын-кызларга беренчел медицина ярдәме күрсәтү, җитлекмичә туган балаларны дәвалау үзәгенә әйлә-нер дип көтелә.

Техника йортында исә кунаклар сәнәгать предприятиеләре, кече һәм урта бизнес, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре әзерләгән күргәзмәне карадылар, фикер алыштылар.

Сессия эшендә төп док-лад белән Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов чыкты. Узган елда икътисад һәм башка өлкәләрдә алып барылган эш нәти-җәләре белән таныштырды: ирешкән уңышлар һәм әле эшләп бетермәгән якларны да ачып салды ул үзенең чыгышында. Быелга төп бурыч итеп шәһәр һәм район халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүне атады һәм шушы юнәлештә иҗтиһат куярга чакырды.

"ТНГ-Групп" җәмгыяте генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Бөгелмә" эшлеклеләр клубы президенты Ринат Харисов; "ПСБ" компанияләр төркеме җитәкчесе, БМР кече һәм урта бизнес вә-килләре әйдаманы Шамил Булушев; Иске Исаково авыл җирлеге башлыгы Антонина Елисеева чыгышлары актуальлекләре белән аерылып торды.

Йомгаклау сүзе белән ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов чыкты. Ахырдан аеруча уңышлы эшләгән җирле хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса