Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Татар Димскәе авылы мәдәният йортында концерт узды

Татар Димскәе авыл мәдәният йортында үзешчәннәрнең еллык хисап концерты узды. Анда "Чишмә" балалар фольклор ансамбле "Күкәй җыю" йоласын күрсәтте; биючеләр Динара Вәлиәхмәтова, Ләйлә Фәйзуллина, җырчылар Минира Ишмиева, Зөлфия Закирова, Алинә Гыйләҗева, Эльвира Камалиева, Александрия Сәлимҗанова, Нәсимә Шәйхуллина, Рәзинә Вәлиәхмәтова чыгышлары берәүне дә битараф калдырмады. "Хыял" халык театры коллективы да Әдип...

Татар Димскәе авыл мәдәният йортында үзешчәннәрнең еллык хисап концерты узды.

Анда "Чишмә" балалар фольклор ансамбле "Күкәй җыю" йоласын күрсәтте; биючеләр Динара Вәлиәхмәтова, Ләйлә Фәйзуллина, җырчылар Минира Ишмиева, Зөлфия Закирова, Алинә Гыйләҗева, Эльвира Камалиева, Александрия Сәлимҗанова, Нәсимә Шәйхуллина, Рәзинә Вәлиәхмәтова чыгышлары берәүне дә битараф калдырмады. "Хыял" халык театры коллективы да Әдип Гаязов пьесасы буенча эшләнгән "Балагыңнан тотса талагың" дигән спектакльдән өзек тәкъдим иттеләр.

Чыгышларның кайсысы иң яхшысы булды дигән сорауга берәү дә төгәл генә җавап бирә алмастыр. Һәрберсе үзе бер тамаша, һәрберсе үзенчә матур иде һәм тамашачыларның көчле алкышларына лаек булды.

Гөлнара РӘХИМОВА,

Татар Димскәе мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе.

Эльвира Камалиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса