Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Шәһәр ишегалдыннан башлана

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров "Instagram"ында Сәйдәшев урамындагы 13 нче йорт ишегалдындагы юлларның начар булуы турында зарланып язган хәбәр бар иде. "Без, 13 нче йортта яшәүчеләр, бу йорт тирәсен-дәге юлларга игътибар юклыкка бик гаҗәпләндек. Юл өлешчә генә асфальтланган; каршы як йортта керү юлларына асфальт түшиләр, ә безнекенә...

Маргарита СУВОРОВА.
Башта Толстой урамындагы 3 һәм 5 нче, Тухачевский урамындагы 12 нче йорт ишегалдына тукталды ул. Биредә максатчан программа буенча 140 урынлы яңа балалар бакчасы төзелеп бетеп килә (әзерлек - 70 процент).
Аннары Линар Закиров Воровский урамы, 58 һәм Җәлил урамы, 52 нче йортлар ишегалдына тукталды. Бу тирәдә яшәүчеләр бәхетенә, биредә, республика максатчан программасы нигезендә, универсаль спорт мәйданчыгы әзерләнә (подрядчы оешма - "Ариада" төзелеш компаниясе). Моннан тыш, ишегалдына да яңа асфальт җәеләчәк, төзекләндерү эшләре башкарылачак. Якын-тирәдәге Җәлил урамындагы 60 нчы, Сәйдәшев урамындагы 5 һәм 7 нче, 11 нче, шулай ук югарыда искә алынган 13 нче, Гоголь урамындагы 71 нче, Воровский урамындагы 62 нче йортларның ишегаллары да тәртипкә китереләчәк, балалар уен мәйданчыклары җиһазландырылачак. Бу максатларга 10 миллион сум акча каралган.
Чираттагы тукталыш - Сәйдәшев урамындагы бакча. Бүген анда бик күп төрле эшләр алып барыла. Җәяүлеләр, велосипедлылар өчен сукмаклар түшәлә, яктырту җайланмалары урнаштырыла, яшел парк зонасы тәртипкә китерелә (подрядчы - "Спецстройтехмаш" компаниясе). Әлеге эш Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән бу елның Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителүе нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Аннары Линар Закиров Тукай урамы, 66 нчы, Совет урамы, 40, Ленин урамы, 53 һәм 51, Калинин урамы, 30 нчы йортларның ишегалларын карады. Биредә шулай ук балалар мәйданчыклары киңәйтеләчәк, төзәтеләчәк, йорт тирәләрендәге территорияләр төзекләндереләчәк, шулай ук юлларга асфальт түшәләчәк.
Күчмә утырыш-киңәшмә эшенә йомгак ясап, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров: "Узган елдан башлап, хәлләр кардиналь үзгәрә баш-
лады, якын киләчәктә шәһәр халкы моны үзе дә сизәчәк һәм лаеклы бәя бирәчәк әле, - диде. - Бөгелмәләр активлык күрсәтсен, шикаятьләр һәм тәкъ-
димнәрен җиткерү өчен социаль челтәрдән киңрәк файдалансын иде. Бер генә үтенеч тә игътибарсыз калмаячак, һәрберсен шәхсән үзем карап барачакмын. Ишегаллары - теләсә кайсы шәһәрнең визит карточкасы ул, әкрен-ләп без һәрбер ишегалдына барып җитәчәкбез, төзекләндерәчәкбез, бары тик сабырлык кирәк".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса