Рәхмәт сиңа...
Әнкәй, әни, нәнә, инәй... Сиңа балаларың нинди генә исемнәр белән эндәшмәсен, асылың бер үк кала. Син - Ана!
Эльвина МИНГАЛИМОВА,
Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы.
Ана - бөек исем. Ана - изге кешелек дөньясының башлангычы. Газиз ана булу - үзе зур бәхет, зур шатлык. Һәркем өчен иң изге, иң кадерле кеше - Әни. Күкрәк сөтен имезеп үстергән, төннәрен безнең өчен борчылып, бер генә мизгелгә дә уяулыгын югалтмаган кеше. Йомшак куллары белән сыйпап, җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомере буена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашып яшәүче газиз Әнкәй. Син тыйнак та, сөйкемле дә, эшчән дә, түземле дә, иманлы да.
Иң авыр вакытларда без кемгә сые-набыз? Анага! Безнең өчен ут йотып яшәүче кем? Ана! Ярдәм сорап кемгә киләбез? Анага! Иң дөрес юлны да алар гына күрсәтә. Аналарның барысына
да фидакарьлек хас. Балаларын якты дөньяга тудырып кына калмыйча, аларның һәркайсын илебезгә, халкыбызга кирәкле, җәмгыятькә файдалы
кеше итеп тәрбияләү, сау-сәламәт итеп үстерү дә алар кулында.
Җиргә килгән һәр адәм баласы үзенең яшәеше белән, иң беренче чиратта, ул нинди генә булмасын, әнисенә бурычлы.
Баланың иң беренче сүзе, әлбәттә, "ӘНИ" була. Балалар үсеп җиткәч, төрлесе төрле якка таралыша, һәр-берсе үзенә ошаган, күңеленә якын
булган һөнәр сайлап, чит җирләргә
китә. Әниләре аларны моңсуланып оза-тып кала һәм кайтып кергән көннәренә
кадәр көтә. Һәр баласына бәхет, уңыш-лар гына тели, изге догасыннан беркайчан да ташламый.
Әни! Әнием! Әнкәем! Нинди матур сүзләр! Кадерләп, назлап әйтәбез без аларны. Күңелебездә булган бө-тен рәхмәтне дә шушы гади сүзгә салабыз. Һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбызга шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниләребезгә зур рәхмәт!
Рәхмәт сиңа, әнием,
Рәхмәт сиңа шуның өчен:
Бу якты, сихри дөньяга
Мине тудырган өчен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа