30 октябрь илебездә Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан Бөгелмәдә шәһит киткәннәр истәлегенә куелган һәйкәл янында хәтер мәрасиме узды.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.
Үткән гасырның 30 нчы елларында хаксызга репрессияләнгәннәрне, рәнҗетелгәннәрне искә алу чарасында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр
мэры Линар Закиров та катнашты. Үзенең чыгышында репрессияләрнең безнең җирлекне дә читләтеп узмавын, Бөгелмә төрмәсендә, хаксызга гаепләнеп, 257 кешенең атып үтерелүен тетрәнеп сөйләде ул. Соңыннан, әлеге канлы вакыйгаларның дө-рес хәл булмавы ачыкланганнан соң, шәһәр һәм районда 600дән артык кешенең реабилитацияләнгәнлеген дә әйтте. Репрессиягә эләгеп, авыр тормышка дучар ителгәннәрнең туганнары, балаларына ныклык теләп, шәһит киткәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар, алар истәлегенә куелган мемориалга кызыл канәферләр салдылар.
Илебез тарихындагы фа-җигале вакыйгаларны - миллионнарча совет кешеләре, шул исәптән республикабызда яшәүчеләр дә сөргеннәр, лагерьлар сукмаклары аша узып, тоталитар система корбаннарына әйләнгән чорны искә төшергән көн булып тора 30 октябрь.
Әйе, сәяси репрессияләрдән зыян күргән кешеләргә - кайгы көне. Яшь буын өчен исә - үтә дә катлаулы тарихыбызны аңлау, үткәннәребездән сабак алу көне.
Тоталитар режим корбаннары арасында якташларыбыз бик күп. Татарстанда 50 меңнән артыграк сәяси репрессия корбаннары исеме егерме биш томлык Хәтер китабында мәңгеләштерелде. Республика җитәкчелеге Сталинның тоталитар режимын кичергән гражданнарга ярдәм итү өчен кирәкле барлык чараларны күрергә тырыша.
Тоталитар системаның гаепсез корбаннары турындагы ачы хатирәләр илебездә, республикабызда, шәһәр һәм районыбызда яшәүче һәркемнең күңелендә урын алып, безгә хокукый һәм демократик җәмгыять төзүдә ярдәм итсен иде.