Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Миграция хезмәтенең “өй туе”

Россия Федераль миграция хезмәтенең ТР идарәсе Бөгелмә бүлеге яңа бинага күченде. Бүлекнең "өй туе"на хезмәткәрләр, кунаклар һәм җирле халык җыелган иде. Тантаналы чарада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов та катнашты.

Хакимиятнең матбугат хезмәте.
Марина Колесникова фотосы.
Идарәнең Бөгелмә бүлегендә барлыгы 16 кеше эшли. Алар өч районга: Бөгелмә, Баулы һәм Ютазы халкына хезмәт күрсәтә. Элекке бина Бөгелмә эчке эшләр бүлеге янәшәсендә булып, эш шартлары бик кысан иде. Миграция хезмәтенең күптөрле юнәлештә эшчәнлек алып баруын исәпкә алып, хәзер Бөгелмә бүлегенә Калинин урамындагы 63 нче йорттан ремонтланган яңа бүлмәләр бирелде.
"Федераль миграция хезмәте идарәсенә чит ил гражданнары да, россиялеләр дә төрле сораулар белән күп мөрәҗәгать итәләр. Хокук саклау орган-
нарына һәм, гомумән, дәүләткә карата да беренчел тәэсирләр еш кына нәкъ менә шушы хезмәтнең эшчәнлегенә бәйле рәвештә туа. Минемчә, заманча әзерләнгән бу бинада миграция службасы күрсәтә торган хезмәтләр кешеләрдә уңай тәэсир калдырыр, хезмәткәрләргә дә эшләве җиңеләя төшәр", - диде үз чыгышында Бөгелмә шәһәре мэры И. Касыймов.
Яңа бинага күченгән көн кайбер яшь бөгелмәләр өчен дә истәлекле булды, аларга гомерләрендә беренче тапкыр мөһим документ - паспорт тапшырылды. Җыелган кунаклар егет-кызларга Россиянең лаеклы гражданнары булуларын теләделәр.
Кызыл тасманы кисү тантанасыннан соң кунаклар өчен яңа бина буйлап экскурсия үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса