Депутатлар сайладык
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе белдерүе
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе 2013 елның 8 сентябрендә бер мандатлы 2 нче Берёзовка сайлау округында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы икенче чакырылыш Берёзовка авыл җирлеге Советына һәм бер мандатлы 2 нче Соколка сайлау округында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы икенче чакырылыш Подгорный авыл җирлеге Советына депутатлар сайлау өчен өстәмә сайлаулар булып узганлыгын хәбәр итә.
Бер мандатлы 2 нче Берёзовка сайлау округында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы икенче чакырылыш Берёзовка авыл җирлеге Советына өстәмә депутат сайлауда исемлеккә кертелгән кешеләрнең 65,66 проценты (109 кеше) катнашты. Теркәлгән һәм сайлау бюллетененә исеме кертелгән кандидатлардан Нураддин Рәгыйм углы АХУНДОВны яклап 98 кеше тавыш биргән, бу 89,91 процентны тәшкил итә; Андрей Валерьевич
ПАРШУКОВны яклап 7 кеше тавыш биргән - 6,42 процент.
Бер мандатлы 2 нче Соколка сайлау округында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы икенче чакырылыш Подгорный авыл җирлеге Советына өстәмә депутат сайлауда исемлеккә кертелгән кешеләрнең 67,21 проценты (123 кеше) катнашты. Теркәлгән һәм сайлау бюллетененә исеме кертелгән кандидатлардан Михаил Васильевич КНЯЗЕВны яклап 33 кеше тавыш биргән, бу 28,83 процентны тәшкил итә; Леонид Леонидович ПРОШИНны яклап 84 кеше тавыш биргән - 68,29 процент.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясенең 15 нче карары нигезендә, бер мандатлы 2 нче Берёзовка сайлау округында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы икенче чакырылыш Берёзовка авыл җирлеге Советына депутат итеп "КПРФ" сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге Бөгелмә җирле бүлекчәсе тарафыннан тәкъдим ителгән Нураддин Рәгыйм углы АХУНДОВ сайланды дип танылды.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясенең 16 нчы карары нигезендә, бер мандатлы 2 нче Соколка сайлау округында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы икенче чакырылыш Подгорный авыл җирлеге Советына депутат итеп "Единая Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге Бөгелмә җирле бүлекчәсе тарафыннан тәкъдим ителгән Леонид Леонидович ПРОШИН сайланды дип танылды.
Ф.Ю. ГАТИН,
Бөгелмә районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе.
А.Ф. РӘХМӘТУЛЛИНА,
Бөгелмә районы территориаль сайлау комиссиясе секретаре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа