Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бәйрәм белән сине, уртак йортыбыз, сөекле шәһәребез!

Хөрмәтле бөгелмәләр, шәһәребез кунаклары! Кадерле якташлар! Сезне чын күңелемнән Татарстан Республикасы көне һәм туган Шәһәребез көне белән ихлас котлыйм!

Бөгелмәгә 232 ел тула. Шәһәребез тарихы күпсанлы казанышларга һәм әһәмиятле вакыйгаларга бай. Хәзерге Бөгелмә дә ул юлдан тайпылмый. Бүген ул
киләчәккә йөз тотып, зур омтылыш белән үсеп бара торган шәһәр санала. Бу 110 меңнән артык кешенең уртак язмышы дигән сүз.
Быел шәһәребезнең бюджетын тәэмин итеп тора торган берничә зур предприятиенең юбилее да билгеләп үтелә. Россиядә иң күренекле булган геофизик компанияләрнең берсе - җаваплылыгы чикләнгән "ТНГ-Групп" җәмгыятенең һәм "АК БАРС АЭРО" Россия региональ авиакомпаниясе-нең оешуына 60 ел тула. "Бөгелмә эксплуатацион локомотив депосы" предприятиесе үзенең 100 еллыгын бәйрәм итә. Республика күләмендә генә түгел, бөтен ил масштабында билгеләп үтелә торган тагын бер зур вакыйга - Татарстанда нефть ятмалары эшкәртелә башлауга 70 ел тула.
Бөгелмәнең туган көне - шәһәре-без үсешенә үзеннән өлеш керткән һәрбер кеше өчен аерым үзенчәлекле көн ул. Танылган галимнәр, талантлы актёрлар, спортчылар һәм, әлбәттә, көндәлек тырыш хезмәте белән ур-так йортыбызны яктырак, ямьлерәк итү өчен көч куя торган гади хезмәт кешеләре.
Бөгелмә - һәркайсысының сабырлыгы, фидакарь хезмәте ихлас соклану тудыра торган меңләгән талантлы белгечләр үсеп чыккан шәһәр. Ветераннарга, Бөгелмә шәһәренең Мактаулы гражданнарына, инженерларга, табибларга, укытучыларга, эшчеләргә, хезмәткәрләргә - хезмәт биографиясенең зур өлешен шәһәребезгә багышлаган мөхтәрәм затларга аерым рәхмәт әйтәсе килә.
Бөгелмәләр киләчәккә матур хыяллар белән яшәргә хаклы. Яшь-ләребез моңа тулы нигез бирә - сәләтле, эшлекле, дәрт-дәрманы ташып тора, яңа белемнәр үзләштерүгә омтылыш белән яшиләр алар. Без балаларыбыз укып белем алсын, спорт белән шөгыльләнсен, актив ял итсен, талантлары һәм сәләтләре үссен өчен бөтен шартларны тудырырга тырышабыз. Өлкән буын кешеләренә туган йортка булган мәхәббәтне, менә дигән шәһәребез белән горурлану хисләрен тапшырырлык ышанычлы алмаш үсә.
Кадерле якташлар, шәһәребез үсешенә һәм аны төзекләндерүгә, ямьләндерүгә өлеш кертүче һәр-берегезгә чын рәхмәтләремне ирештерәм! Бергә-бергә эшләгәндә, барлык мәсьәләләрне хәл итү дә кулыбыздан киләчәгенә нык ышанам.
Һәммәгезгә дә тынычлык, бәхет, сәламәтлек, иминлек, эшегездә яңа уңышлар телим!
Бәйрәм белән сине, уртак йортыбыз, сөекле Бөгелмәбез! Синең туфракта бары тик шатлык, шәфкать һәм җылылык кына үссен! Чәчәк ат, туган Бөгелмәбез!
Иң изге теләкләр белән,
Илдус КАСЫЙМОВ,
Бөгелмә муниципаль районы
башлыгы,
Бөгелмә шәһәре мэры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса