Бөгелмәлеләр - “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика бәйгесе җиңүчеләре
Бөгелмә муниципаль районы делегациясе Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чарада һәм “Ел хатын-кызы.
Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенә йомгак ясау кичәсендә булдылар. Тантана Казанда узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Бөгелмәлеләр бәйгенең финалистлары булдылар. «Инженерлык-җитештерү үзәге» оешмасы директоры Ольга Айдуганова «Бизнес-леди» номинациясендә җиңү яулады. Бөгелмә драма театры актеры Ләйсән Усманова «Мәдәният һәм рухият» номинациясендә иң яхшысы булды. «Хатын-кыз-ана» номинациясендә бөгелмәле Вера Мигранова җиңү яулады. "Минем язмышым - минем һөнәрем" номинациясендә Марина Бердниковага тиңнәр булмады.
Мәгълүмат һәм фото - Бөгелмә муниципаль районы порталыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа