Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәгә шәхси саклану чараларының чираттагы партиясен китерделәр

Безнең шәһәргә медицина кирәк-яраклары төялгән йөкне “Татнефть” компаниясе җибәрде.

Бөгелмә сәламәтлек саклау хезмәткәрләре нефть компаниясе логотибы төшерелгән шәхси саклану чараларын беренче тапкыр гына кабул итми инде.

Бөгелмә район үзәк хастаханәсе”нең медицина буенча баш табиб урынбасары Андрей Шинкаров сөйләвенчә, учреждение коронавирус йогышына каршы көрәштә ярдәм иткән өчен Татнефть” җәмгыятенә рәхмәтле:

– Безгә күп кенә костюмнар, шәхси саклану чаралары тапшырдылар. Бу бәяләп бетергесез ярдәм. Алар районның барлык сәламәтлек саклау учреждениеләре арасында бүленә. Бүген без шәхси саклану чаралары, табиб-инфекционист киеме комплектлары, битлек, күзлек, пирчәткәләр алдык. “Татнефть” даими рәвештә безнең запасларны тулыландырып тора. Ә бит   шәхси саклану чараларына иллеләп табиб көн саен мохтаҗ.

Бөгелмә табиблары белән бер үк вакытта Әлмәт, Азнакай һәм Лениногорск медицина хезмәткәрләре дә шундый ук тупланмалар алды.

Фотолар: https://www.instagram.com/p/CHfowFxFwnm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса