Бөгелмәдә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган митинг үтте
Кичә сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында ветераннар һәм җәмәгать оешмалары, шәһәр хакимияте вәкилләре, сәяси репрессиягә дучар ителгәннәрнең туганнары, шәһәр халкы җыелды. 1920 елдан башлап 50 нче елларга кадәр элеккеге Советлар Союзының 10 миллионнан артык кешесенә "кара тамга" тагылып, гөнаһсызга рәнҗетелә. Меңнәрчә кеше гаепсезгә атыла, күпмесе төрмәләрдә утыра, сөргеннәргә...
Кичә сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында ветераннар һәм җәмәгать оешмалары, шәһәр хакимияте вәкилләре, сәяси репрессиягә дучар ителгәннәрнең туганнары, шәһәр халкы җыелды.
1920 елдан башлап 50 нче елларга кадәр элеккеге Советлар Союзының 10 миллионнан артык кешесенә "кара тамга" тагылып, гөнаһсызга рәнҗетелә. Меңнәрчә кеше гаепсезгә атыла, күпмесе төрмәләрдә утыра, сөргеннәргә озатыла, үзәкләргә үтәрлек кимсетелүләргә, җәберләүләргә дучар ителә, сабыйлар әти-әниләреннән тартып алынып балалар йортларына таратыла.
Гаделсезлек корбаннарының үзләренә генә түгел, туганнарына, балаларына да "халык дошманы" булып яшәргә, газаплар, түбәнсетелүләр эчендә янарга туры килә. Шомлы еллар шаһитларының саны елдан-ел кими бара. Алар бер минут тынлык белән искә алынды, ә һәйкәл кызыл канәферләргә күмелде.
Фото Бөгелмә муниципаль районы порталыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа