Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәдә мөселман хатын-кызлары “Нурия” клубының 10 еллыгын бәйрәм итә

"Нурия" клубы үткән шушы ун ел дәвамында Бөгелмә төбәгенең мөселман хатын-кызлар җәмгыятен үстерүгә һәм ныгытуга өлеш кертеп килә. Бүген - 8 гыйнварда Татарстанның Бөгелмә шәһәре һәм районы мөселман хатын-кызлары җирле "Нурия" клубының 10 еллыгына багышланган җыен уздыра. Әлеге вакыйга уңаеннан бәйрәм чарасы 9.30 сәгатьтә Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә башланачак. Сәламәт яшәү...

"Нурия" клубы үткән шушы ун ел дәвамында Бөгелмә төбәгенең мөселман хатын-кызлар җәмгыятен үстерүгә һәм ныгытуга өлеш кертеп килә.

Бүген - 8 гыйнварда Татарстанның Бөгелмә шәһәре һәм районы мөселман хатын-кызлары җирле "Нурия" клубының 10 еллыгына багышланган җыен уздыра. Әлеге вакыйга уңаеннан бәйрәм чарасы 9.30 сәгатьтә Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә башланачак. Сәламәт яшәү рәвешен таныту, дөрес туклану, әхлак-тәрбия мәсьәләләрен хәл итү, дини, мәдәни чаралар оештыру белән шөгыльләнүче "Нурия" клубы үткән шушы ун ел дәвамында Бөгелмә төбәгенең мөселман хатын-кызлар җәмгыятен үстерүгә һәм ныгытуга зур өлеш кертеп килә, дип хәбәр итә Бөгелмә районы мөхтәсибәте матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса