Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә Пенсия фонды еллык эшкә нәтҗә ясады

12 февраль көнне узган киңәшмәдә РФ Пенсия фонды Татарстан бүлеге Бөгелмә шәһәре һәм районы идарәсенең 2015 елдагы эшенә нәтиҗә ясалды, алдагы елдагы эшчәнлекнең төп юнәлешләре билгеләнде. Киңәшмәдә Россия Пенсия фонды ТР идарәсенең юридик бүлеге җитәкчесе Гүзәл Насыйрова, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Морад Булгаков, төрле ведомстволар...

12 февраль көнне узган киңәшмәдә РФ Пенсия фонды Татарстан бүлеге Бөгелмә шәһәре һәм районы идарәсенең 2015 елдагы эшенә нәтиҗә ясалды, алдагы елдагы эшчәнлекнең төп юнәлешләре билгеләнде.

Киңәшмәдә Россия Пенсия фонды ТР идарәсенең юридик бүлеге җитәкчесе Гүзәл Насыйрова, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Морад Булгаков, төрле ведомстволар җитәкчеләре, җирле матбугат чаралары хәбәрчеләре, прокуратура вәкилләре катнашты.Киңәшмә тантаналы чара белән башланып китте - күптән килгән күркәм гадәт буенча бер төркем әти-әнигә Ана (Гаилә) капиталы сертификатлары тапшырылды. Шәһәребездә чагыштырмача күптән түгел ачылган заманча "Мадагаскар" кинотеатры вәкиле аларга гаилә белән фильмнар карауга бүләк сертификаты таратты.

Район Пенсия фонды идарәсе начальнигы Зоя Калин (рәсемдә) 2015 елда оешма тарафыннан башкарылган эшчәнлеккә җентекле анализ ясады, агымдагы елда торган бурычларга тукталып үтте."Ел шактый катлаулы булуга да карамастан, Пенсия фонды идарәсе елны уңай нәтиҗәләр белән төгәлләде, - дип башлады чыгышын З. Калин. - Гражданнарны пенсия һәм социаль тәэмин итүләр буенча барлык чаралар тулы күләмдә һәм законнар белән билгеләнгән срокларда үтәлде". 2015 елның 1 гыйнварына җәмгысе 31 889 бөгелмәле пенсия һәм башка төрле социаль түләүләр ала. Картлык буенча пенсия 11 процентка артып, 12 090 сум тәшкил итте (Татарстан буенча - 12 250 сум). Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү елында 1 895 ветераныбыз һәм вафат булганнарның толлары бер тапкыр бирелә торган түләүләр алды.Боларның барысына, Ана капиталын да кертеп, 5 миллиард 42 миллион сум акча тотылган.Агымдагы елның 1 февраленнән эшләмәүче пенсионерлар өчен, яңа кагыйдәләр нигезендә, индексация үткәрелде. Чыгыштан күренгәнчә, быел Ана капиталы күләме 2015 елдагыча калган - 453 026 сум. Биш меңнән артык бөгелмәле сертификат алган, шуларның 73 проценты бу акчалардан (1,3 миллиард сумнан артык) файдаланган да инде. "Шуны да әйтеп узарга кирәк,- диде З. Калин. - Ана капиталы программасы тагын ике елга озайтылды. Шул ук вакытта Ана капиталыннан файдалануның срогы элеккечә үк чиксез".Бүгенге көндә софинанслау программасына керү өчен гаризалар кабул итү туктатылса да, программа кысаларында гариза биргән бөгелмәләр белән адреслы эш дәвам иттерелә.Газета укучыларга билгеле инде, узган 2015 елда пенсия законнарында реформалар башланды.1 февральдән пенсияләрне индексацияләү яңа тәртиптә башкарылды, икенчесе 1 апрельдә булса,өченчесе эшләүче пенсионерлар өчен августта башкарылачак.Чыгыш ясаучы шулай ук халык белән эшләүдә интернет чыганакларының бик тә актуаль торуын билгеләп үтте. Мәсәлән, бүгенге көндә Пенсия фонды идарәсенең клиентлар белән эшләү хезмәтенә телефон (3-85-96, 3-86-08) аша гына түгел, интернет аша да чыгарга мөмкин, "Документларга алдан заказ бирү" ("Предварительный заказ документов") хезмәте эшли. 2015 елда белешмәләр телефоны аша 14 730 кеше мөрәҗәгать иткән, ә гомумән, узган ел дәвамында клиентлар белән эшләү бүлегенә 36 048 кеше килгән, шуларның 6 833е - алдан язылып. Саннар күрсәтеп тора - бу хезмәтләрнең барысын да бөгелмәләр үз итте. Җирле Пенсия фонды идарәсенең АСВ бүлеге җитәкчесе Татьяна Шәймәрданованың чыгышы исә мәҗбүри пенсия һәм медицина иминиятләштерүенә страховка взнослары буенча бурычларны киметү өлкәсендә оешма эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләренә багышланган иде. "Пенсия һәм медицина страховкасы фондларының керемле өлешен тәэмин итү эшендә бурычларны мобилизацияләү һәм аларның үсешен булдырмау идарә эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе булып тора", - диде чыгыш ясаучы. Саннардан күренгәнчә, район Пенсия фонды идарәсе юридик затларның һәм, гомумән, страховка взносларын администрацияләү өлешендә югары урында тора. Бурычларын вакытында түләмәүчеләр белән эшләүдә муниципалитетлар каршындагы территориаль ведомствоара комиссияләрдә, салым инспекциясендә, шәһәр прокуратурасында тыңлаулар уздыру - иң үтемле чараларның берсе.Мәсәлән, бурычлыларның исемлеген прокуратурага җибәрү нәтиҗәсендә, 2015 елда законнар бозуларны бетерүгә 5 күрсәтмә чыгарылган, гаеплеләр исә административ җавапка тартылган.Гомумән, 2016 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, әлеге тәэсир итү чаралары уздырылуга да карамастан, 7 419 мең сум бурычны түләтүгә ирешелмәгән - мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә страховка взнослары буенча эш бирүчеләрнең бурычы әнә шул суммага җиткән.Аның 5 миллион 700 мең сумы (барлык бурычның 76 проценты дигән сүз) "Акбаш Агро", "Возрождение крестьянства" һәм "ЖЭУ-1" белән "ЖЭУ-3" җәмгыятьләренә туры килә. "Кызганыч, әлеге кара исемлеккә 2016 елда "Горзеленстрой" җәмгыяте дә өстәләчәк, чөнки 4 квартал дәвамында инкасса поручениеләре буенча бернинди түләү дә башкарылмаган", - диде Т.Шәймәрданова.Бөгелмә муниципаль районы башкарма комите-
ты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Морад Булгаков үзенең чыгышында муниципаль районның икътисади үсешенә тукталып, катлаулы ел булуына карамастан, 2015 елның Бөгелмә өчен шактый уңышлы ел булуын ассызыклап үтте. Россия Пенсия фонды ТР идарәсенең юридик бүлек начальнигы Гүзәл Насыйрова, гомумән алганда, идарәнең эшен уңай бәяләп, күп кенә юридик сорауларга аңлатма биреп, аларга җентекле анализ ясады. Киңәшмә ахырында Зоя Калин белән Гүзәл Насыйрова җирле Пенсия фонды идарәсе белән үзара уңышлы хезмәттәшлек итүче оешмалар җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары һәм югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләүче идарә хезмәткәрләренә Мактау грамоталары тапшырдылар.
Әлфия МОСТАФИНА.
(Фото - оешма архивыннан).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса