Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бер-береңне аңлый белү хакимлек иткән җирдә

Авыллардагы отчет сессияләренә шәһәр тибындагы Карабаш бистәсендә нокта куелды. Биредә башкарылган еллык эш белән танышырга, йомгак ясарга Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров килде. Сессия утырышында шулай ук халыкка хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре, мәгариф, хокук һәм сәламәтлек саклау органнары җитәкчеләре, җирле депутатлар катнашты. Карабаш - яшьләр бистәсе булуын ел да аклап...

Авыллардагы отчет сессияләренә шәһәр тибындагы Карабаш бистәсендә нокта куелды. Биредә башкарылган еллык эш белән танышырга, йомгак ясарга Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров килде. Сессия утырышында шулай ук халыкка хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре, мәгариф, хокук һәм сәламәтлек саклау органнары җитәкчеләре, җирле депутатлар катнашты.

Карабаш - яшьләр бистәсе булуын ел да аклап тора. Моны залда утырган халык исбатлый. Яшәү, ә иң мөһиме эшләү шартлары тудырылган җирлектән аларның китәргә исәбе юк. Шәһәр тибындагы Карабаш бистәсе башлыгы Марат Минхәйдәров сүзләре буенча, узган елны биредә 9 торак йорт сафка бастырылган. "Татнефть" акционерлык җәмгыяте үз эшчеләре өчен 40 өй төзергә керешкән. Карабашта төзелеш һәм объектларны реконструкцияләү өстендә эшләр актив алып барылуга карамастан, бүгенге көндә торак шартларын яхшыртырга теләүчеләр исемлегендә 28 яшь гаилә тора. 32 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм ветераннарның тол хатыннарына, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан бер ветеранга торак сатып алу өчен субсидия тапшырылган. Карабаш бистәсе быел да әлеге дәүләт программаларында катнашуын дәвам иттерергә уйлый.

Капиталь ремонт программасы да Карабаш бистәсен урап узмаган. 2016 елда биредә 7 йортка яңа сулыш өрелгән. Быел исә аларның саны бишәү булыр дип планлаштырылган. Узган елны шулай ук 1 нче урта мәктәпкә дә капиталь ремонт программасына керү бәхете тәтегән. Ул бик зур, ләкин, мәктәп хезмәткәрләренә башкарылган ремонт өчен куанырга насыйп булмаган. "Сулар гөрләп ага, башкарылган эшләрдән соң түбә астында конденсат барлыкка килде" - дип әйтә 1 нче Карабаш төп белем бирү мәктәбе директоры Мәдинә Фәттахова. Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров үз чыгышында әлеге мәсьәләгә тукталып узды: "Подрядчы оешма өстендә гарантия җаваплылыгы булырга тиеш һәм сыйфатсыз башкарылган эшләрне яңадан төзәтергә тиеш", - дип белдерде һәм бу мәсьәләне җитәкче органнарга контрольдә тотуны йөкләде.

Бер-береңне аңлау хакимлек итә Карабаш бистәсендә. Җитәкчеләр халыкны, халык җитәкчеләрне аңлый. Килеп туган проблемалар, биредә тиз арада хәл ителә икән. Бәлки шуңа күрәдер дә, урыннан басып, зарланучы, сораулар бирүче булмады Карабашта.

Ләйсән Бикбулатова.

Альбина Акимова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса