Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Белем − бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы

Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә, Баш иярләр һәрвакыт белемлегә. /Г. Утыз-Имәни/. Белемсез − берне, белемле меңне егар дип, белми генә әйтмәгән әби-бабаларыбыз. Элек-электән үк халкыбыз белемле кешегә зур бәя биргән, олылаган, хөрмәтләгән. Димәк, кешеләр борынгы заманнарда ук гыйлем алуның кешелек язмышында тоткан ролен аңлаганнар. Ә бүгенге фән, техника, заманча...


Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотосы.

Аллага шөкер, фән, мәгарифкә килгәндә, безнең мактаныр җирлегебез бар, укучыларыбыз ел саен яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, төрле олимпиадаларда җиңүчеләр, медалистлар саны буенча республикада иң алдынгы урыннарны яулап киләләр. Алар белән газета укучыларыбызны һәрдаим таныштырып барабыз. Башлангыч һәм урта белем бирү учреждениеләре укучыларының гына түгел, мәктәпне тәмамлап, Бөгелмәдәге югары һәм урта һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучыларның да уңышлары шактый. Боларның барысына да 24 апрель көнне хакимият бинасында үткән чарада төшендек. Бу көнне биредә студентлар, уку йортлары җитәкчеләре, актив яшь буын вәкилләре, район җитәкчелеге катнашында иң яхшы студентларга Бөгелмә муниципаль районы башлыгының исемле стипендияләрен тапшыру чарасы үтте. Мондый очрашулар елга ике тапкыр фән, мәдәният өлкәсендә дан казанган студентларга ярдәм итү һәм аларның иҗади активлыгын стимуллаштыру максатыннан 2002 елдан бирле үткәрелә. Шул дәвердән бирле исемле стипендияләр белән 86 иң яхшы укучы бүләкләнгән.

Студентлар бәйрәмнең тантаналы өлешенә кадәр яшь буын вәкилләре тормышындагы бик күп кызыклы һәм шул ук вакытта файдалы да мәгълүмат белән таныштылар. Бу эшне башлап җибәрүче "КУРС-М" шәһәр студентлар клубы рәисе Александр Косов булды. Ул яшьтәшләрен студент бөгелмәләрнең уңышлары белән таныштырды. Алга таба Икътисад, идарә һәм хокук институты Бөгелмә филиа-лының һәм педагогия көллиятенең студентлар советы рәисләре Станислав Недобежкин һәм Александра Горшкова үз уку йортларындагы яшь буын вәкилләренең тормыш рәвеше, кызыклы алымнары, барыбызга да файдалы булырлык мәгълүматлар белән таныштырдылар.

БМР башлыгы Илдус Касыймов студентларны әлеге күңелле чара уңаеннан шәхсән тәбрикләде. Шәһәрдә һәм районда эшләп килүче уку йортларын сайлаулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Безнең уку йортларында белем алып, яхшы оешмаларда уңышлы эшләячәгегезгә ышана аласыз", - диде ул үз чыгышында. Студентлар шәһәр мэрының райондагы сәнәгать, төзелеш, авыл хуҗалыгы, фән өлкәсендәге уңышлары турындагы мәгълүматларын, районда эшләп килүче алдынгы предприятиеләрнең эш рәвешләрен бик кызыксынып тыңладылар. Бу аларга туган шәһәрләрендә калырга зур этәргеч булды дип уйлыйм.

Билгеле, чараның кульминацион ноктасы яхшыдан-яхшыларны тәбрикләү мизгелләре иде. Бу бәхет шәһәрнең 9 студентына: Елена Яруллинага (А. Туполев исемендәге Казан дәүләт тикшеренү-техник университетының Бөгелмә филиалы), Юлия Гонтарьга (Бөгелмә машина төзүчеләр техникумы), Кристина Степановага (Бөгелмә педагогия көллияте), Анастасия Воробьевага (Бөгелмә медицина училищесы), Татьяна Федоровага (Икътисад, идарә һәм хокук институтының Бөгелмә филиалы), Диана Базяновага (Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте), Диана Закирҗановага (А. Туполев исемендәге Казан дәүләт тикшеренү-техник университетының Бөгелмә филиалы), Светлана Саримовага (Бөгелмә аграр көллияте), Андрей Сазоновка (Бөгелмә төзелеш-техник көллияте) тәтеде. Район җитәкчесе кулыннан исемле стипендия таныклыгы һәм купшы чәчәк бәйләмнәре алу һәрбер студентта алыштыргысыз хисләр тудырды.

Киләчәктә дә шундый уңган-булган, тырыш булып, шәһәр һәм район оешма-предприятиеләрендә төпле белгечләр рәтен яуларсыз, шәһәрнең чәчәк атуында үзегездән зур өлеш кертеп яшәрсез дигән теләктә каласы килә. Якты киләчәккә хәерле юл, яшь буын вәкилләре!

Рәсемдә: /уңнан сулга/ Диана Закирҗанова, Юлия Гонтарь һәм Кристина Степанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса