Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

5 нче номерлы сейсмокүзәтүләр партиясе “бишле”гә эшли (+ФОТОЛАР)

5 нче номерлы сейсмокүзәтүләр партиясендә эш иртәнге сәгать 7дә башлана. Иртәнге аштан соң, махсус кием кигән эшчеләр профильгә чыгарга җыена, партия начальнигы Илшат Сабиров "Геостраж" хезмәткәрләре белән алдагы көндә партия территориясе янында җиләк җыйючыларның машиналарын теркәү тәртибен тикшерә. Аларны теркәп бару урлашулар белән бәйле икән: - "Кул майларга" теләүчеләр профильдә...

5 нче номерлы сейсмокүзәтүләр партиясендә эш иртәнге сәгать 7дә башлана. Иртәнге аштан соң, махсус кием кигән эшчеләр профильгә чыгарга җыена, партия начальнигы Илшат Сабиров "Геостраж" хезмәткәрләре белән алдагы көндә партия территориясе янында җиләк җыйючыларның машиналарын теркәү тәртибен тикшерә. Аларны теркәп бару урлашулар белән бәйле икән:

- "Кул майларга" теләүчеләр профильдә куелган кабельләрне "үз итәргә" ярата. Шуңа күрә якын-тирәдә туктаган машиналарның номерларын теркәп барырга булдык, - дип аңлата бу гамәлне Илшат Әхмәдуллович.

Без сөйләшкән арада аның янына шартлатучылар да килеп җитте. Алар шушы көнгә сейсмокүзәтү ярдәмендә планлаштырылган шартлату нокталары исемлеген барлый башлады. Җитәкченең иртәннән эше тыгыз булу сәбәпле, вакытымны әрәм итмим, комаучауламыйм дип, партия коллективы белән танышырга вагоннан чыгып киттем.

Күренеп тора: эшчеләрнең күбесе - яшьләр. Араларында практикага килүчеләр дә бар. Быел күбесенчә - кызлар икән.

- Мин - Казан федераль университеты студенты. Булачак геофизик. Моңа кадәр практиканы трест бинасында интерпретация эше буенча үтә идем, быел - партиядә. Кырга беренче тапкыр чыгуым. Эш авыр. "Геофизик эшен төптән белергә кирәк", - дип, түземлекне учка җыйдым. Ә болай яшьләр күп булгач, безгә биредә күңелле. Егетләр кызларга ярдәм итеп тора, - ди Оля Оброкова.

- Ни өчен ир-егетләр эшен сайладың соң?-дим үзенә.

- Мин геофизиклар нәселеннән. Бабай белән әбием, әти-әнием "ТНГ-Групп" җәмгыятендә эшләүчеләр. Бабам, мине үгетләп, шушы юлга бастырды. Династиянең дәвамчысы булырсың диде,- ди Оля.

Самара энергетика көллияте студенты Александр Иванов өчен әтисе (партиядә каравылчы булып эшли) терәк булып тора. Аның ярдәмендә бирегә практикага килеп эләгә алган.

- Киләчәктә бирегә эшкә килергә планлаштырам. Шуңа күрә бүгеннән үземне тырыш эшче итеп күрсәтергә тырышам. Башта топографлар белән эшләдем, менә хәзер - сейсмокүзәтүчеләр белән, - ди ул.

"ТНГ-Геосейс" җәмгыятенең 5 нче партиясе - махсус эш режимында, ел дәвамында эшли. Бүгенге көндә ул "Шешмаойл"ның "ГЕОТЕХ" акционерлык җәмгыяте заказы буенча Лениногорск янындагы Керкәле авылы янында урнашкан. "Глазовская" мәйданында 90 квадрат метрлы платформада сейсмокүзәтү уздыралар.

- 150 метр саен профильдә кабель салабыз. Барлыгы 190 кеше эшли бездә. Моңа кадәр Волгоградта эшләдек. Бу җирлектә җәйге эшләрне башкарабыз, ә кыш көне без Себер якларына юл тотабыз. Быел партиябез Воркута янында урнашачак. Анда 400 квадрат метрга "Сургутнефтегаз" җәмгыяте заказ бирде, - ди Илшат Сабиров алга планнары белән уртаклашып. Быел эшне яңгырлар тоткарлады. Машиналар кырга чыга алмый башлагач, эшчеләр, кабельләр күтәреп, профильгә җәяү йөрделәр. Авыргарак туры килде.

Тотрыклы эшләүче партиядә күптән түгел бик җаваплы очрашу булып узган. Биредә ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре булып киткән.

- Без аларга сейсмокүзәтүнең нәрсә икәнен аңлаттык, безнең белән эшләү тәртибе турында сүз алыштык. Чөнки үзегез дә күреп торасыз - безнең профиль тирәсе бодай кырлары белән уратып алынган. Без кыр аша кабельләр сузып узганда, шартлатулар ясаганда, булачак уңышка зыян салабыз. Авыл хезмәтчәннәре белән уртак тел табу безнең өчен беренчел бурыч булып торды әлеге очрашуда, - ди Илшат Сабиров.

Базадагы эшләрне бетергәч, без профильгә юл алдык, анда сейсмостанция эше белән таныштык. Станциядәге хуҗа кеше Михаил Бойко инде 15 нче елын "ТНГ-Групп" җәмгыятенә хезмәт куя.

Ул җәмгыять өчен тәҗрибәле хезмәткәр булып саналса, практикант студентлар өчен остаз булып тора.

- Геофизика өчен кадрларны шушында әзерлибез инде. Күпләр өчен бу - эшкә старт бирү урыны. Практикага килгән студентның ниндирәк эшче булачагын бик тиз абайлап алабыз. Араларында тырышлары да, эшне аңлап эшләүчеләре дә, эшләргә теләмәүчеләре дә бар. Иң җаваплы эш шушы сейсмостанциядә бара. Төннәрен дә эшләргә туры килә. Авыл хезмәтчәннәре печән әзерли, көтүләр йөри, якында гына берничә таш карьеры, авыллар бар. Болар барысы да тавыш чыганагы булып тора, ул исә безгә эштә комачаулык тудыра, сейсмокүзәтүгә киртә ясый. Шуңа күрә кайбер участокларны табигать йокыга киткәч кенә тикшереп, терки алабыз, - ди Михаил Бойко.

Көнне-төнгә бәйләп эшли белгән 5 нче номерлы сейсмокүзәтүләр партиясе хезмәткәрләре - "ТНГ-Геосейс"ның гына түгел, ә "ТНГ-Групп" җәмгыятенең дә горурлыгы. Бүгенге көндә алар, авырлыкларга карамыйча, Лениногорск районында барган эш планының 55 процентын инде үтәүгә ирешкән. Көз башында эшләрен Оренбург өлкәсендәге "Озерная" мәйданында дәвам иттерәчәк.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса