Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

17 ноябрь – Россия участок уполномоченныйлары көне

17 ноябрь - Россия участок уполномоченныйлары көне. Әлеге бәйрәмнең тарихы 1923 елдан килә. Полиция уполномоченный участковые - Россия Федерациясенең Эчке эшләр министрлыгы системасындагы иң борынгы хезмәтләрнең берсе булып санала. Чөнки атап үтелгән датага кадәр үк инде патша Россиясендә надзирательләр аның башлангычы булып торган. Бүгенге җәмгыятьтә участковыйларның өстендә зур йөк ята....

17 ноябрь - Россия участок уполномоченныйлары көне. Әлеге бәйрәмнең тарихы 1923 елдан килә. Полиция уполномоченный участковые - Россия Федерациясенең Эчке эшләр министрлыгы системасындагы иң борынгы хезмәтләрнең берсе булып санала. Чөнки атап үтелгән датага кадәр үк инде патша Россиясендә надзирательләр аның башлангычы булып торган.

Бүгенге җәмгыятьтә участковыйларның өстендә зур йөк ята. Халыкның тынычлыгын саклау, хокукый аңлатмалар бирү, профилактик эшләр алып бару, чит илдән килгән кешеләрне даими тикшереп тору, корал тотучыларны контрольдә тоту, наркоманнар, эчкечеләр, тәртип бозучылар белән эшләү - болар барысы да участковый җилкәсендә. Мәчеттә барган укулар да алар күзәтчелеге аша үтә. Чөнки традицион булмаган Ислам карашларын кертмәү - алар карамагында. ЮХИДИ юнәлешендә дә участковыйлар тарафыннан эшләр башкарыла.

Әлеге эшчәнлекне Бөгелмә эчке эшләр бүлеге полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эше бүлеге алып бара. Анда 36 хезмәткәр исәпләнә шуларның 32се участковый вазифаларын башкара.

Әлеге бүлек начальнигы - Айрат Шәехов (рәсемдә). Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары көне уңаеннан аңа ТР Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан рәхмәт белдерелгән иде. Югары орган тарафыннан Айрат Мәүлетҗанович юкка гына билгеләп үтелмәгәндер. Бу вазифаны ул әле бары бер ел гына башкара. Ә һөнәри юлын 2003 елда ЮХИДИ хезмәтендә юл-патруль хезмәте инспекторы вазифасында башлап җибәрә, 2009 - елда эзләү инспекторы, 2011 елда юл-патруль хезмәтенең өлкән инспекторы була һәм 2016 елда аны участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эше бүлегенә җитәкче итеп билгелиләр.

  • Гаиләдә бу өлкәдә эшләүчеләр юк, шуңа күрә кемдер артыннан киттем дип әйтә алмыйм. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, хәрби комиссариатта шушы юлны дәвам итәргә тәкъдим иттеләр. Эчке эшләр органына эшкә килгәнемә бер дә үкенмим, - ди Айрат Шәйхов.

Кыскартулар башланганчы, участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эше бүлегендә 50дән артык хезмәткәр эшләгән. Кеше саны кимү эш нәтиҗәсенә йогынты ясамаган, хәтта күрсәткечләрне үстереп тә җибәргән.

2017 елның 10 аенда 149 җинаять эше ачыкланган, 2 503 административ беркетмә төзелгән, 8 224 халык мөрәҗәгате каралган, 1 089 ЮХИДИ юнәлешендә административ хокук бозу очрагы теркәлгән. Болар барысы да участковыйлар алып бара торган катлаулы һәм җаваплы эшчәнлекнең нинди киң кырлы, күпьяклы булуы турында сөйли.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса