Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

14 август – Төзүчеләр көне белән!

Бөгелмә районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров төзелеш тармагы хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан ихлас котлады. - Төзүчеләр көне - дөньяда иң тыныч, иң гуманлы һәм хөрмәт ителә торган бәйрәм ул. Сезнең мактаулы да, җаваплы да эшегез үзенчәлекле белем һәм күнекмәләр сорый, ә хезмәтегезнең нәтиҗәсе - һәркемнең күз алдында. Менә...

Бөгелмә районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров төзелеш тармагы хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан ихлас котлады.

- Төзүчеләр көне - дөньяда иң тыныч, иң гуманлы һәм хөрмәт ителә торган бәйрәм ул. Сезнең мактаулы да, җаваплы да эшегез үзенчәлекле белем һәм күнекмәләр сорый, ә хезмәтегезнең нәтиҗәсе - һәркемнең күз алдында.

Менә озак еллар инде сеззегез яраткан өлкәдә хезмәт итәсез, фидакарьлек һәм бирелгәнлек үрнәкләре күрсәтәсез. Социаль объектлар салу, шәһәрне төзекләндерү, республика программаларын гамәлгә ашыру - барысы да сезнең ныклык, тырышлык һәм осталык нәтиҗәсендә мөмкин булган эшләр. Бөгелмәлеләр уңайлы шартларда яшәсен өчен дип, сез гадәти эш көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә күп көч куясыз. Нәкъ менә сезнең тырышлык белән тарихи биналар торгызыла, яхшы сыйфатлы торак төзелә, ишегаллары, урамнар төзекләнедерелә, ямьләндерелә, спорт комплекслары һәм ФАПлар, авыл клублары һәм медицина үзәкләре торгызыла.

Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм бәхет телим! Һәр эшегездә уңышлар юлдаш булсын, гаиләгездә иминлек, тотрыклылык хакимлек итсен! - диелә котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса