Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бөгелмәдә 13 февральдә Бөтенроссия “Россия чаңгы юллары” ачык чаңгы ярышлары уза

Ярышта теләге булган һәркем катнаша ала.

Илнең иң зур чаңгы ярышлары инде дүрт дистә елга якын үткәрелә. Беренче тапкыр ул 1983 ел оештырылган булган.

Узган елларда дистанциянең озынлыгын киметкәннәр (кагыйдә буларак, 10 километрдан артык түгел, әмма төбәкләр карары буенча үзгәрергә мөмкин), ә менә ярышларда катнашучылар саны йөз тапкырга арткан. Әйтик, 2020 елда “Россия чаңгы юллары” илнең 73 регионыннан 800 меңнән артык кешене җыйды. Бүген бу – катнашучылар саны буенча дөньяда иң масштаблы спорт ярышы.

Ярышлар программасы:

10:00 – парад-ачылу

10:30 – VIP узыш, балалар (1 км)

10:45 – хатын-кызлар, кызлар (3 км)

10:55 – ир-атлар, егетләр (5 км)

Гаризалар бирү һәм теркәү 09:00 сәгатьтә.

“Россия чаңгы юллары” Бөгелмәнең Чаңгы базасында узачак. Ярышта теләге булган һәркем катнаша ала. Старт – сәгать 10да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса