Синең кешеләрең, Бөгелмә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бөгелмә егете, Дамир Шәймәрданов Беренче каналда
3 нче мәктәп укучысы Дамир Шәймәрданов Беренче каналда баручы "Умники и умницы" тапшыруында катнашып, ярымфиналга чыкты. Алдагы уеннарда Дамирга уңышлар теләп калабыз.
-
Бөгелмә дзюдочылары булдыра!
26 гыйнвар көнне республикабыз башкаласы Казан шәһәрендә 13 яшькә кадәрге балалар арасында дзюдо буенча муниципаль турнир булып узды. Спортчылар арасында көрәш гаять киеренке барды. Бөгелмә кызы, "Факел" балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчысы Сабрина Сироджиддинова үз авырлык категориясендә көмеш медаль яулады. Тренер: Фәттахов И.И.
-
Бөгелмә дзюдочылары булдыра!
Казан шәһәрендәге "Батыр" үзәгендә 19 - 21 гыйнварда 2004-2005 елда туган балалар арасында дзюдо буенча муниципаль турнир булып узды. Чарада Татарстан шәһәрләреннән яшь спортчылар берләштергән 20 команда катнашты. Дзюдочылар арасында көрәш гаять киеренке барды. Бөгелмә данын яклаучылар, "Факел" балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе көрәшчеләре үз авырлык категориясендә медальләр яуладылар: Запольских...
-
Туган җирен онытмый
Бөгелмәле Россия космонавты Сергей Рыжиков янә Бөгелмәдә кунакта. Бу юлы ул Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар укучы мәктәп-интернатында булып китте. Интернатта тәрбияләнүчеләргә Сергей Рыжиков үзенең космоска очарга әзерләнү чорын, очу вакытында кичергән хисләрен, галәм матурлыгы турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
-
Александр Красных Татарстанга яңа җиңүләр белән кайтты
Бөгелмә йөзүчесе Европа чемпионатында алтын һәм көмеш медаль яулады. Казан, 19 декабрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). 13-17 декабрь көннәрендә Даниянең Копенгаген шәһәрендә кыска сулыкта - 25 метрлы бассейнда йөзү буенча Европа чемпионаты узды. Татарстан йөзүчесе Александр Красных чемпионатта ике медаль яулады. Әлеге чемпионатта Европаның 47 иленнән 550 йөзүче 40 комплект медаль...
-
Муса җиңү яулап кайтты
Уфа шәһәрендә, Россиянең атказанган тренеры, СССРның атказанган спорт мастеры Ш. Мухиянов истәлегенә багышлап, 2002 - 2004 елгы үсмерләр арасында дзюдо буенча ачык республика турниры булып узды. Ярышларда Чиләбе, Магнитогорск шәһәрләреннән, Удмуртстан Республикасыннан, Оренбург өлкәсеннән һәм башка төбәкләрдән барлыгы 288 спортчы катнашты. Бөгелмә "Факел" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер Владимир Давыдов шәкерте...
-
Бүләкне – депутат һәм чемпион кулыннан
8 - 10 декабрьдә Әлмәт физик культура көллиятендә "SHIFA" Кубогына бокс буенча IX халыкара турнир узды. Ярышларда Казахстаннан, Россиянең биш өлкәсеннән һәм республикаларыннан килгән боксчылар катнашты. Бөгелмә данын бу ярышларда Россия спорт мастеры Шамил Котлыбаев яклады. Аның остазы - әтисе - тренер-укытучы Марат Котлыбаев. 52 килограммга кадәрге авырлык категориясендә чыгыш...
-
Без – Җир балалары
2017 ел Экология һәм аерым табигый территорияләрне саклау елы дип игълан ителгән иде. Безнең 30 нчы санлы балалар бакчасында да (мөдиребез - И.Н. Митрофанова) экология төшенчәсен аңлау һәм аңлату, аның чисталыгын саклауның мөһимлеген, бу юнәлештә кулдан килердәй эш алымнарын ачыклау, өйрәнү максатыннан, бакчада эшләүчеләр арасында да, балалар һәм аларның ата-аналары...
-
Начар гадәтләр турында файдалы сөйләшү
Үзәк балалар китапханәсендә "Файдалы һәм зарарлы гадәтләр" дигән темага профилактика сәгате узды. Чарада "Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы балалар катнашты. Әлеге очрашуда катнашучылар нинди гадәтләрнең кеше өчен файдалы, ә ниндиләренең зарарлы икәнлекләре турында белде. Үзара шактый эчкерсез рәвештә ачылып сөйләшү барышында яман гадәтләргә ияләшүнең сәбәпләре,...
-
Әнкәемә – чәчәкләр
Безнең 33 нче "Алчәчәк" балалар бакчасында нәниләребез матур бәйрәм - Әниләр көне уңаеннан, иң кадерле кешеләргә - әнкәйләргә бик матур бүләк әзерләделәр. Бүләкләр һәр төркем балаларыныкы үзенчәлекле, истәлекле булып чыкты. Әниләребезне котлыйбыз Иң матур бәйрәм белән! Кичен каршы алабыз Чәчәк бәйләме белән. Лениза МОСТАЕВА, өлкән тәрбияче. И. Пахомова, Лариса Малышева...
-
Иң якты бәйрәм
Без билгеләп үтә торган бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу - беркемне дә битараф калдырмый торган иң якты бәйрәм. Иң кадерле кешеләребезгә - әнкәйләргә иң җылы, иң матур сүзләрне әйтәсе килә. 25 ноябрь көнне Туган якны өйрәнү музеенда "Әни канаты астында" дип аталган гаилә-уен программасы оештырылды. Бу...
-
“Төп йорт” хуҗалары алар
Узган ял көннәрендә, 25-26 ноябрьдә, республикабызның Питрәч районында "Төп йорт - Отчий дом" дип аталган республика фестиваль-конкурсының өченче йомгаклау этабы булып үтте. Фольклор (йолаларны чагылдырган сәхнә күренеше), музыка уен коралында башкару осталыгы, вокал, хореография, гамәли-сынлы сәнгать юнәлешләрендә үткән бу бәйгедә Татарстанның 36 районыннан 85 гаилә катнашты. Бәйгедә чыгыш ясаган һәрбер...
-
Ана шатлыгы
Бөгелмә муниципаль районы Иреклеләр үсеше координацион үзәге активистлары Әниләр көнен инде алтынчы мәртәбә балалар хастаханәсенә барып билгеләп үттеләр. "Дуслык терапиясе" проекты кысаларында алар "Ана шатлыгы" дип аталаган хәйрия акциясе уздырдылар. Күңелле ярышлар, дуслыкны ныгыта торган команда уеннары хастаханә хезмәткәрләренә дә, балаларга бик зур шатлык китерде. Ә күтәренке кәеф, елмаюланың сәламәтлеккә...
-
Гаиләм – таянычым минем
Юстиция майоры Эльмира Салават кызы Зәкиева эчке эшләр органнарында 23 ел хезмәт итә инде. Шуның 14 елын Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә бүлегендә тикшерүче булып эшләүгә багышлаган. Эльмира - өч бала анасы. Әниләр көне алдыннан очрашып, бу кайгыртучан әни белән аның гаиләсе, эше турында әңгәмә корып алдык. - Эльмира Салаватовна,...
-
Безнекеләр -чемпион!
21 октябрь көнне Бөгелмәнең "Энергетик" стадионында футбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының чираттагы уены узды. Уен кырында "Бөгелмә-Рунако" командасы белән Казанның "Рубин" футбол клубы командасы очрашты. Исәп 2:2. Турнир әлегә төгәлләнмәгән, ләкин шулай да Бөгелмә командасы инде "ТР Чемпионы" исемен алган. Безнең төбәк командасының бу дүртенче җиңүе, шулай ук алар берничә...