Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Без – Җир балалары

2017 ел Экология һәм аерым табигый территорияләрне саклау елы дип игълан ителгән иде. Безнең 30 нчы санлы балалар бакчасында да (мөдиребез - И.Н. Митрофанова) экология төшенчәсен аңлау һәм аңлату, аның чисталыгын саклауның мөһимлеген, бу юнәлештә кулдан килердәй эш алымнарын ачыклау, өйрәнү максатыннан, бакчада эшләүчеләр арасында да, балалар һәм аларның ата-аналары...

2017 ел Экология һәм аерым табигый территорияләрне саклау елы дип игълан ителгән иде. Безнең 30 нчы санлы балалар бакчасында да (мөдиребез - И.Н. Митрофанова) экология төшенчәсен аңлау һәм аңлату, аның чисталыгын саклауның мөһимлеген, бу юнәлештә кулдан килердәй эш алымнарын ачыклау, өйрәнү максатыннан, бакчада эшләүчеләр арасында да, балалар һәм аларның ата-аналары белән дә эш алып барыла: төрле акцияләр, бәйгеләр, чаралар оештырыла.

Ноябрьнең соңгы атнасында бакчабыздагы эшчәнлек тулысынча экологик тәрбия темасына багышланды. 2 нче урта яшьтәге балалар төркемендә без - тәрбиячеләр: Татьяна Григорьевна Куприянова һәм шушы юлларның
авторы - Венера Асым кызы Зареева табигать-кә бәйле һөнәрләргә багышланган ачык чара уздырдык.

Балалар фермер һәм урманчы һөнәрләре турында үзләре өчен күп яңалык ачтылар, төрле уеннар аша кыргый һәм йорт хайваннарын танып-белергә өйрәнделәр, туган якта очрый торган кошларны атадылар. Чара ахырында барлык балалар да бер нәтиҗәгә килде: бар кеше өчен дә иң мөһим остаз-укытучы ул - Табигать-Ана һәм аны сакларга кирәк.

Әйе, балаларны кечкенәдән үк тирә-юньнең гүзәллеген күрә белергә өйрәтсәк, алар кешенең табигатьтән аерылгысыз икәнлеген аңласалар, әйләнәтирә мохиткә, табигатьнең үзенә сак карарга кирәклеген дә төшенерләр, үскәч тә кешеләрнең - әти-әниләренең, дусларының һәм, билгеле, кече туганнар саналган җәнлек-кошларның, ягъни табигать балаларының да кадерен белерләр.

Венера ЗАРЕЕВА,
30 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе.
/Фото - автордан/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса