Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Бүләкне – депутат һәм чемпион кулыннан

8 - 10 декабрьдә Әлмәт физик культура көллиятендә "SHIFA" Кубогына бокс буенча IX халыкара турнир узды. Ярышларда Казахстаннан, Россиянең биш өлкәсеннән һәм республикаларыннан килгән боксчылар катнашты. Бөгелмә данын бу ярышларда Россия спорт мастеры Шамил Котлыбаев яклады. Аның остазы - әтисе - тренер-укытучы Марат Котлыбаев. 52 килограммга кадәрге авырлык категориясендә чыгыш...

8 - 10 декабрьдә Әлмәт физик культура көллиятендә "SHIFA" Кубогына бокс буенча IX халыкара турнир узды. Ярышларда Казахстаннан, Россиянең биш өлкәсеннән һәм республикаларыннан килгән боксчылар катнашты.

Бөгелмә данын бу ярышларда Россия спорт мастеры Шамил Котлыбаев яклады. Аның остазы - әтисе - тренер-укытучы Марат Котлыбаев. 52 килограммга кадәрге авырлык категориясендә чыгыш ясап, ул, киеренке финал сугышында көндәшеннән нибары бер очкога гына калышып, көмеш медаль яулады, призга һәм Кубокка ия булды. Бу дәрәҗәле бүләкләрне аңа Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, күп тапкырлар Дөнья һәм Россия чемпионы Николай Валуев тапшырды (рәсемдә).

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса