Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Начар гадәтләр турында файдалы сөйләшү

Үзәк балалар китапханәсендә "Файдалы һәм зарарлы гадәтләр" дигән темага профилактика сәгате узды. Чарада "Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы балалар катнашты. Әлеге очрашуда катнашучылар нинди гадәтләрнең кеше өчен файдалы, ә ниндиләренең зарарлы икәнлекләре турында белде. Үзара шактый эчкерсез рәвештә ачылып сөйләшү барышында яман гадәтләргә ияләшүнең сәбәпләре,...

Үзәк балалар китапханәсендә "Файдалы һәм зарарлы гадәтләр" дигән темага профилактика сәгате узды. Чарада "Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы
балалар катнашты.

Әлеге очрашуда катнашучылар нинди гадәтләрнең кеше өчен файдалы, ә ниндиләренең зарарлы икәнлекләре турында белде. Үзара шактый эчкерсез рәвештә ачылып сөйләшү барышында яман гадәтләргә ияләшүнең сәбәпләре, ахырында
ни көтүе турында фикер алыштылар. Шунда ук уйнап алган
"Шалкан" тамашасында катнашканда, алар начар гадәтләрнең кешенең үзенә дә, башкаларга да никадәр кыенлык тудыруын да аңлады.

Ә тагын балалар "Сәламәтлек агачы"н матур гадәтләрдән торган яфраклар белән яшелләндерделәр. Үзләре элгән яфракларда язылган яхшы гадәт турында рәхәтләнеп аңлатма да бирә бардылар.

Элеонора ХӘБИБУЛЛИНА,
китапханәче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса