Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Гаиләм – таянычым минем

Юстиция майоры Эльмира Салават кызы Зәкиева эчке эшләр органнарында 23 ел хезмәт итә инде. Шуның 14 елын Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә бүлегендә тикшерүче булып эшләүгә багышлаган. Эльмира - өч бала анасы. Әниләр көне алдыннан очрашып, бу кайгыртучан әни белән аның гаиләсе, эше турында әңгәмә корып алдык. - Эльмира Салаватовна,...

Юстиция майоры Эльмира Салават кызы Зәкиева эчке эшләр органнарында 23 ел хезмәт итә инде. Шуның 14 елын Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә бүлегендә тикшерүче булып эшләүгә багышлаган.

Эльмира - өч бала анасы. Әниләр көне алдыннан очрашып, бу кайгыртучан әни белән аның гаиләсе, эше турында әңгәмә корып алдык.

- Эльмира Салаватовна, сез ни өчен нәкъ менә шушы һөнәрне сайладыгыз? - Бу профессияне сайлавыма, барыннан да бинрәк, әти-әниемнең дуслары этәргеч бирде. Әтием нең дә, әниемнең дә хокук саклау органнарына бернинди мөнәсәбәте юк. Әтием машина йөртүче, әнием автосервиста склад мөдире булып эшлиләр иде.

Гаилә дусларыбыз бик еш килә иде безгә. Шулар арасында Бөгелмә эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Мөкатдис улы Закиров, ОБХСС начальнигы урынбасары Феликс Исмәгыйль улы Газизов та бар иде. Аларның милициядәге эш, җинаятьчелеккә каршы көрәш, аерым җинаятьчеләрне эзләү һәм тоту, җинаятьләрне ачу турында сөйләгәннәрен йотлыгып тыңлый идем. Шул вакытларда ук мин үземә "следователь" - тикшерүче булам дип сүз бирдем. 1994 елда мәктәпне тәмамлагач, Алабуга милиция мәктәбенә укырга кердем. Бүген инде менә Бөгелмә тикшерү бүлегендә өлкән тикшерүче булып эшлим.

- Тырыш хезмәтегез өчен шактый гына бүләкләрегез дә бар...

- Әйе. Арада минем өчен иң кадерлесе - "Эчке эшләр министрлыгында бик яхшы хезмәт иткән өчен" дип бирелгән II дәрәҗә күкрәк билгесе. Ә тагын табель коралыннан төз ату буенча I урынны алган өчен Мактау грамоталарым бар.

Атарга бик яратам. Билгеле, мишеньны күздә тотып әйтүем. Алабугада укыган чагымда ук ату һәм физкультура иң яраткан фәннәрем иде. Ә мәктәптә укыганда рус теле һәм әдәбияты дәресләренә өстенлек бирә идем. Әти-әниемне хафага салып, төн урталарына чаклы "капланып" укый идем мин китапларны. Менә шулар барысы да хәзергә чаклы эшемдә нык ярдәм итә.

- Ә гаилә?

- Гаилә - таяныч ул. Гаилә хакына яшибез, эшлибез бит инде. Минем иң ышанычлы төп терәгем - ирем Денис Касыйм улы Зәкиев. Ул йөк ташу буенча эшчәнлек алып бара торган хосусый эшмәкәр. Әгәр дә аның ярдәмен тоймасам, бигрәк тә гаиләдә, көнкүрештә, мин хокук саклау органнарында эшли дә алмас идем. Чөнки, үзегез беләсез, полиция хезмәткәрләренең эш көне билгеле бер сәгатьләр белән генә чикләнми. Шимбә-якшәмбеләрне дә еш кына эштә үткәрергә туры килә. Тәүлек әйләнәсенә дежур торган көннәр дә бар.

Безнең сөйләшүне телефон шылтыравы бүлә. Ире шылтырата икән.

- Менә үзе дә (Эльмира көлеп җибәрде). Борчыла, сәгать икенче ярты җитте, ә мин әле төшке ашка да кайтмаган. Бүген шимбә бит әле, җитмәсә. Иремә сөйләп, сорап-ялварып торасы түгел. Ул менә дигән әти, ашарга да бик оста пешерә. Бик кадерле ул миңа, бөтен серләремне курыкмыйча уртаклаша, сөйләшә алам. Борчылган чакларымда тынычландыра, эштәге авырлыклар гаиләгә кайтып кермәслек итеп сөйләшә белә.

Тагын бер ышанычлы ярдәмчем - олы улым Камил Мөсәгыйтов. 19 яшь аңа. Бөгелмә һөнәри-педагогия көллиятенең 4 нче курсында укый. Сеңлесе Дарья белән энесе Радельны бик ярата. Дарьяга 9 яшь. 6 нчы мәктәптә өченче сыйныфта укый, рәсем ясарга бик оста. Ә Радельгә 5 яшь, "Батыр" балалар бакчасына йөри. Футбол җене кагылган аңа.

Камил үзе музыка мәктәбендә укыды. Саксофонда бик яхшы уйный. Татарстанның Кама аръягы зонасы техникумнарында укучылар арасында узган иҗат фестивалендә, шул ук саксофонда уйнап, беренче урын алып кайтты. Бик шатландык. Ә менә шушы көннәрдә генә шул ук Кама аръягы зонасында үз һөнәри белгечлеге - автомеханика буенча узган ярышларда өченче урынны яулады.

Яраткан иремә, сөекле балаларыма, әлбәттә, барыннан да бигрәк, сәламәтлек, бар яклап та уңышлар телим. Ә тагын гаиләбездә, йортыбызда һәрвакыт бүгенге кебек аңлашу, тынычлык, иминлек булуын бик телим.

Эльвира НУРМӨХӘММӘТОВА,

Бөгелмә эчке эшләр бүлегенең

күмәк мәгълүмат чаралары белән элемтә юнәлешендә өлкән инспектор,

эчке служба капитаны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса