“Төп йорт” хуҗалары алар
Узган ял көннәрендә, 25-26 ноябрьдә, республикабызның Питрәч районында "Төп йорт - Отчий дом" дип аталган республика фестиваль-конкурсының өченче йомгаклау этабы булып үтте. Фольклор (йолаларны чагылдырган сәхнә күренеше), музыка уен коралында башкару осталыгы, вокал, хореография, гамәли-сынлы сәнгать юнәлешләрендә үткән бу бәйгедә Татарстанның 36 районыннан 85 гаилә катнашты. Бәйгедә чыгыш ясаган һәрбер...
Узган ял көннәрендә, 25-26 ноябрьдә, республикабызның Питрәч районында "Төп йорт - Отчий дом" дип аталган республика фестиваль-конкурсының өченче йомгаклау этабы булып үтте. Фольклор (йолаларны чагылдырган сәхнә күренеше), музыка уен коралында башкару осталыгы, вокал, хореография, гамәли-сынлы сәнгать юнәлешләрендә үткән бу бәйгедә Татарстанның 36 районыннан 85 гаилә катнашты.
Бәйгедә чыгыш ясаган һәрбер коллектив үз халкының мәдәниятен, үз гаиләсенең горефләрен һәм йолаларын күрсәтте.
Әлеге зур чарада безнең Бөгелмә районы данын Наратлы авылында гомер итүче Никаноровлар гаиләсе: Владимир Васильевич белән Агнесса Антоновна һәм аларның кызы Анастасия белән уллары Григорий якладылар. Гамәли-сынлы сәнгать иҗади номинациясендә алар II дәрәҗә Диплом яулап, лауреат булдылар.
Никаноровлар гаиләсе Наратлы авыл мәдәният йортында оештырыла торган чараларда әйдәп баручылардан санала. Алар шулай ук бөтен Бөгелмә районында оештырыла торган мәдәни чараларда да бик актив катнашалар.
Е. ӘБДЕЛМАНОВА,
"Үзәкләштерелгән район клублары системасы"ның методик бүлек мөдире.
Е. Егорова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа