Безнекеләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Иң биек үрләр алда әле...
Дистә еллар дәвамында теләсә нинди насосларны ремонтлый алыр дәрәҗәгә җитеп камилләшкән, Россиядә генә түгел, ә бөтен элеккеге Советлар илендә уникаль саналган Бөгелмә электр насослары заводының әле моннан берничә генә ел элек, мичләре сүнеп, цехлары тукталып калган, таркау хәлдә булганлыгына үзе бу вакыйгаларның шаһиты булмаган кеше ышана да алмас, мөгаен. Чөнки...
-
Эшмәкәрләр – урта сыйныф булдыруда зур ярдәмче
22 август көнне Бөгелмәдә Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы "Инвестицияләр потенциалы" дигән исем астында үзенең күчмә киңәшмәсен уздырды. Аның эшендә агентлык җитәкчесе Линар Якупов белән Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов катнашты. Киңәшмәгә шулай ук республиканың дәүләт органнары, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре, эшмәкәрлеккә ярдәм итү инфраструктурасы оешмалары...
-
Урып-җыю көндәлеге
"Муса Җәлил исемендәге" хуҗалыктан Шәһит Фәтхетдинов - "Акрос" комбайнында 997 тонна; Әлфис Шиһапов - "Нью-Холанд" комбайнында 919 тонна; Фәнис Мингалимов - "Нью-Холанд" комбайнында 919 тонна ашлык суктырганнар. Илдар ШИҺАПОВ - "КамАЗ" машинасында 1345 тонна; Ринат ХӨСНЕТДИНОВ "КамАЗ" машинасында 1161 тонна ашлык ташыганнар. "Бөгелмә азык-төлек корпорациясе" хуҗалыгыннан Валерий ЯКОВЛЕВ "Акрос" комбайнында...
-
Алдынгылар
"Муса Җәлил исемендәге" хуҗалыктан Шәһит Фәтхетдинов - "Акрос" комбайнында 813 тонна; Әлфис Шиһапов - "Нью-Холанд" комбайнында 781 тонна; Фәнис Мингалимов -"Нью-Холанд" комбайнында 781 тонна ашлык суктырганнар. Илдар Шиһапов - "КамАЗ" машинасында кырдан ындыр табакларына 1080 тонна; Ринат Хөснетдинов "КамАЗ" машинасында 1020 тонна ашлык кайтарган. "Подгорный" хуҗалыгыннан Валерий Яковлев "Тукано-430" комбайнында...
-
Урып-җыю көндәлеге
Бөгелмә муниципаль районы кырларында урып-җыю темплары арта бара. 2 августка булган мәгълүматларга караганда, 13735 тонна сабан ашлыгы һәм уҗым культуралары җыеп алынган. Уртача уңыш гектарыннан 14 центнер тәшкил итә. Аерым алганда, "Бөгелмә азык-төлек корпорациясе" хуҗалыгында - 2191,6 тонна (уртача уңыш - 13,3 центнер), "Акбаш Агро"да - 1162,1 тонна (15,5 центнер),...
-
Сәләтлеләр ил яулар
Күптән түгел якташыбыз, шәһәребезнең 2 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбен тәмамлап, бүгенге көндә Әлмәт музыка көллиятендә белем алучы Надежда Петрова Испания шәһәрендә үткән "MEDITERRANEAN LEGEND" ("Урта диңгез буе риваятьләре") дип аталган Халыкара фестивальдә катнашып, лауреат булды һәм туган ягына Диплом белән кубок алып кайтты.
-
Нефтьчеләр – сәламәтлек сагында
"Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте Мәскәүдә булып үткән "Здравница-2012" дип аталган Бөтенроссия форумында катнашты. Форум кысаларында уздырылган махсус бәйгедә Компаниянең социаль объектлары медальләргә һәм Дипломнарга лаек булды.
-
Мең ярымнан артып китте!
"Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте составындагы Бөгелмә механика заводында 1500 данә ПЦ 60 һәм 390-ПЦ 80 балансирсыз чылбырлы приводлар җитештерелде. Әлфинур Шәвәлиева әзерләде. Бөгелмә механика заводында эшләнә торган балансирсыз чылбырлы приводлар - "ТатНИПИнефть" белгечләре белән бергә уйлап, гамәлгә керткән җайланма ул һәм алар нефть чыгару процессы барышында скважиналарның штанг насосларын хәрәкәткә...
-
Батыр мәйданда чыныга
Спорт өлкәсендә безнең Бөгелмә, шөкер, төшеп калганнардан түгел. Алай гынамы, региональ, шулай ук илкүләм ярышларда катнашып, спортчыларыбыз бик еш җиңү яулап кайталар. Шуңа инде бу хәлләргә тәмам күнегеп беткәнбез, аларны табигый дип кабул итәбез. Бу - спорт белән шөгыльләнү өчен җитәрлек шартлар тудырылуның чагылышы да.
-
Радистка Мөзәянә
Бөек Ватан сугышында катнашкан зенит- артиллерия тупланмасы гвардия сержанты Мөзәянә Икъсанованы тәбрикләргә дип, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов аның өенә махсус килде.
-
Спорт тәртипкә өйрәтә
19-20 апрель көннәрендә Бөгелмә шәһәренең "Энергетик" стадионында "Динамо" балалар фонды бүләкләренә кече футбол турниры үтте. ТР "Динамо" физкультура-спорт җәмгыятенең җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге хәбәр иткәнчә, ярышларны "Динамо" балалар программаларына булышлык фонды, ТР Эчке эшләр идарәсе, аквабайка буенча "Динамо-Татарстан" командасы һәм Бөгелмә шәһәре хакимияте ярдәмендә ТРның "Динамо" җәмгыяте һәм РФ Эчке...
-
Бөгелмә чибәрләре – Татарстан гүзәлләре
19 яшьлек Бөгелмә кызы, Казан вузларының берсендә инженер-эколог белгечлегенә укучы студентка Земфира Шәрәфиева "Краса России" Гомумроссия җәмәгатьчелек хәрәкәте һәм "Персона" модель агентлыгы тарафыннан оештырылган республика конкурсында "Краса Татарстана-2012" титулын алды.
-
Мин татарча сөйләшәм
Ел саен март-апрель айларында республикабызда "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе үтә. Аның кысаларында районыбыз мәктәпләрендә бик күп чаралар үткәрелә һәм укучыларыбыз, укытучыларыбыз һәрдаим бу хакта безгә дә язып торалар. Акциянең кайсы мәктәпләрдә ничек үткәнен чагылдыру өчен аларга кыскача күзәтү ясыйк.
-
Куркынычсызлык атнасы
Хөрмәтле әти-әниләр! Мәктәпләрдә язгы каникул башланыр алдыннан сезгә мөрәҗәгать итәбез: уяу булыгыз!
-
Татар рухлы табиблар
Тешләремне дәваларга дип, поликлиникага юл тоттым. Һәр-кемгә таныш хәл инде, алган талоным белән курка-курка гына 9 нчы кабинетка килеп кердем. Әмма барлык куркуларым юкка гына булган, кабинетта берсеннән-берсе уңган-булган, ихтирамлы-игътибарлы белгечләр эшли икән. Биредәге татар рухы мине иң шатландырганы булды. Хезмәткәрләр үзара да рәхәтләнеп татарча сөйләшәләр, авыруларга да аларның ана...