Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Сәләтлеләр ил яулар

Күптән түгел якташыбыз, шәһәребезнең 2 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбен тәмамлап, бүгенге көндә Әлмәт музыка көллиятендә белем алучы Надежда Петрова Испания шәһәрендә үткән "MEDITERRANEAN LEGEND" ("Урта диңгез буе риваятьләре") дип аталган Халыкара фестивальдә катнашып, лауреат булды һәм туган ягына Диплом белән кубок алып кайтты.


Ләйсән ВИЛДАНОВА.

Бөтен Европа чыгыш ясаган конкурста беренчелекне алу бер дә җиңел эш түгел. Моны бик максатчан, тырыш, сәләтле шәхесләр генә булдыра аладыр, әлбәттә. Испания шәһәрен кыз пианинода Л.Бетховенның "Ярость по поводу потерянного гроша" һәм Ф.Листның "Грезы любви" әсәрләре белән әсир итә. "Бәйгене күзәтүче барча жюри әгъзалары да безнең чыгышны югары бәяләп, иң өстен күрсәткечне - 10 балл куйдылар", - ди Надежданың музыка укытучысы Әлфия Шиһапова. Шулай ук яшь сәләт иясе фестивальгә йомгак ясалганнан соң, мәйданда чараның иң яхшы номерларыннан гына оештырылган гала-концертта катнашып, чит ил вәкилләренең җылы алкышларын яулый.

Надежда кечкенә чактан ук музыка белән мавыга. Ә моңа нигез болайрак салына: "Декрет ялыннан соң эшкә чыктым. Нәкъ менә шул вакытта бер хезмәттәшебез пианино сатуы турында әйтте. Миңа шул вакытта барча коллегаларым да, бу уен коралы синең кызың өчен, ул үсәр, шөгыльләнер, диделәр. Надеждага 3 яшь кенә булуга да карамастан, мин пианиноны аның өчен дип алып кайтып куйдым. Ләкин кызым гына түгел, балаларым икесе дә музыка өлкәсендә сәләтле булып чыктылар. Улым Игорь музыка мәктәбенә беренче булып керде", - дип сөйләде талантлы абый-сеңелләрнең әнисе Татьяна Федоровна. Шулай итеп, очраклы рәвештә генә алынып куелган пианино Надежда белән Игорьның тормыш рәвешенә, иң яраткан шөгыльләренә әверелә.
Абыйлы-сеңелле Пет-ровлар урта белемне 7 нче гимназиядә алалар, уку дәверендә бер үк вакытта гимназия каршындагы музыка мәктәбендә пианинода шөгыльләнәләр. Мәктәптә уку елларында 5 ел дәвамында алар сольфеджио һәм музыкаль грамота буенча беренче урыннарны яулап килә-ләр. "Безнең уңышларда укытучыларыбызның роле бик зур, әлбәттә. Валентина Родионовна Загорская иң беренчеләрдән булып музыкага мәхәббәт уятты, һәрдаим аны үстерде. Без аңа бик рәхмәтле", - ди егет белән кыз.

Игорьга килгәндә, ул укуын тәмамлаганнан соң Әлмәт музыка көл-лиятендә белем ала. Быел исә ул Ханты-Мансийск шәһәрендәге Гнесиннар исемендәге Россия Музыка академиясе филиалына укырга кергән. Егетнең хәзер тагын бер балачак хыялы тормышка ашачак: әргәндә уйнау. "Әле алар кечкенә чакта ук башка шәһәрләргә әргән музыкасы концертларына йөрдек. Ул бик бирелеп тыңлый иде, шөгыльләнергә мөм-кинлегебез генә булмады. Хәзер менә юл ачыла", - ди әниләре. Игорь да сеңлесе кебек Россия, республика, халыкара бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясый. Шулар рәтендә - Испаниядә үткән "Бриллианты России" смотрындагы "Piano-International" Халыкара конкурсы. Егет анда Дипломант исеменә лаек була. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, Игорьның бу сәфәре чыгымнарын Дәүләт Советы депутаты, "ТНГ-Групп" җәмгыяте генераль директоры Ринат Харисов күтә-рә. Сәләтле егет белән кызның әниләре Татьяна Федоровна үзе дә 1980 елдан бирле геофизиклар оешмасында эшли - геоинформ үзәгендә техник ул.

Гимназиянең 9 сыйныфын тәмамлаганнан соң Надежда абыйсы сукмагыннан Әлмәт музыка көллиятенә юл ала: ул олимпиада һәм чыгарылыш имтиханнары нәтиҗәләре буенча теоретик дисциплиналар һәм фортепиано бүлегенә укырга керә.

Әле шушы елда гына да Надежда инде бик күп илләрдә була. Үткән ел язын ул Италиядә узган бәйгедә l дәрәҗәдәге лауреат исемен яулый, көзен Прага һәм Венада С.Рахманинов, М.Глинка әсәрләрен башкарып, ике халыкара пианистлар конкурсының җиңүчесе була, кышын инде Санкт-Петербургтагы бәйгедә җиңүчеләр өчлегенә керә. "Бер ел эчендә Европа күләмендә дөньяның бөтен шәһәрләреннән җыелган иң сәләтлеләр арасында яхшылардан-яхшылар рәтенә чыгу - биниһая зур көч сорый торган хезмәт. Һәркем дә мондый авырлыкны күтәрә алмый. Надежда бик тырыш, хезмәт сөючән, максатчан һәм бик яхшы музыкаль сәләткә, мөмкинлекләргә ия", - ди музыка укытучысы Әлфия Мөнировна. Билгеле инде, яшь йолдыз үзен музыкага багышларга ниятли, концертларын бирергә хыяллана. Абыйсының да яулаган иҗади үрләре биек булыр дип ышанабыз. Киләчәктә аларның зур сәхнәләрдә балкуларын зәңгәр экраннардан карарга насыйп булсын, чөнки алар моңа лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса