Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Куркынычсызлык атнасы

Хөрмәтле әти-әниләр! Мәктәпләрдә язгы каникул башланыр алдыннан сезгә мөрәҗәгать итәбез: уяу булыгыз!

Балаларның урамда һәм юллардагы иминлеге - бигрәк тә борчый торган мәсьәлә. Аларның ишегалларында, бакчаларда, паркта, махсус мәйданчыкларда гына уйнавына игътибар итегез, ә юл аркылы чыгарга туры килсә, махсус билгеләнгән урыннарда гына чыгарга кирәк. Бала янәшәсендә бер олы кешенең булуы зарур. Белеп торыгыз, хәтта җәяүлеләр өчен махсус билгеләнгән урында йөргәндә дә бәлагә тарымам дигән ышаныч юк. Шуңа күрә дә, юлны аркылы чыкканда, барлык машиналар да җәяүлене уздырырга әзер икәненә ышангач кына атлагыз. Ә баласын ияртеп баручы әти-әни бу очракта бигрәк тә үзе үрнәк күрсәтергә тиеш.

Истә тотыгыз: урам законнарына бала, беренче чиратта, сездән һәм башка олы кешеләрдән өйрәнә. Үзегезнең дә, янәшәгездә очраклы туры килгән баланың да иминлеге сезнең бу мизгелдәге гамәлләрегезгә бәйле булу бик ихтимал.

Каникул башланыр алдыннан барлык уку йортларында да "Куркынычсызлык атнасы" дәресләре уза. Юл йөрү кагыйдәләрен балаларның тагын бер кат исләренә төшерәләр. Хөрмәтле әти-әниләр, сез дә кушылыгыз бу чарага! Балагызга вакытыгызны һәм игътибарыгызны арттырыгыз! Юлларда, олылар, бер-берегез белән аңлашып эш итегез!

ЮХИДИнең пропаганда бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: каникулы уяу