Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Иң биек үрләр алда әле...

Дистә еллар дәвамында теләсә нинди насосларны ремонтлый алыр дәрәҗәгә җитеп камилләшкән, Россиядә генә түгел, ә бөтен элеккеге Советлар илендә уникаль саналган Бөгелмә электр насослары заводының әле моннан берничә генә ел элек, мичләре сүнеп, цехлары тукталып калган, таркау хәлдә булганлыгына үзе бу вакыйгаларның шаһиты булмаган кеше ышана да алмас, мөгаен. Чөнки...

Рәзилә ШАКИРОВА,
"БЭНЗ" ААҖ "Машиностроитель" газетасы баш мөхәррире, реклама-мәгълүмат бюросы начальнигы.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА
тәрҗемәсе.
Фото - завод архивыннан.


Гомер буе батырма җиһазларны ремонтлау белән шөгыльләнгән завод моннан ике ел элек, капиталь ремонт эшләренең торган саен азая баруын истә тотып, яңа җиһазлар эшләп чыгаруны да көйләп җибәрә. Билгеле, эш фронты киңәя, станоклар, эшләүчеләр саны арта бара, булган матди базаны модернизацияләүгә күп көч салына. Биредә яңа җиһазлар сатып алуга, производствоны торгызуга гына да 1 миллиард сумнан артык акча тотылган инде. Мәскәүдә "БЭНЗ"ның филиалы - фәнни-техник үзәк бар, анда бик көчле галимнәр җәлеп ителгән, барлыгы 50ләп кеше заводта ремонтлана һәм җитештерелә торган батырма җиһазларга, образлы итеп әйткәндә, заманча яңа сулыш өрү өстендә эшлиләр.

Бүген заводта башкарылган эшнең 25 проценты - ремонтлау эшләренә, 75 проценты яңа продукция җитештерүгә туры килә. Әмма бу насослар ремонтлауда дистә еллар дәвамында тупланган уникаль тәҗрибә юкка чыга бара дигән сүз түгел, биредә бу эш дәвам иттерелә. Завод файдасына сөйли торган бер генә фактны китерү дә җитәдер: җиһаз җитештерүчеләр, гадәттә, үзләренең яңа продукцияләренә 500 тәүлеккә гарантия бирәләр, ә биредә җиһазны капиталь ремонтлаганнан соң шуның кадәр үк гарантия бирелә.

Бүгенге көндә Бөгелмә заводы хезмәтеннән, теге яки бу дәрәҗәдә, Россиянең барлык нефть компанияләре дә файдалана. Агымдагы елда, мәсәлән, төп заказчылар - "Роснефть" белән "Башнефть"; шулай ук Украинага зур гына партия җиһазлар озатылачак. Казахстан, Азәрбайҗаннан тыш, аз күләмдә нефть чыга торган Балтыйк буе илләре белән сөйләшүләр алып барыла. Ерак чит илләр белән эшләү өчен махсус төркем оештырылган. Хәзер Мексика белән эш актив бара, Венесуэла, Көньяк Америка илләре...

"Роснефть" компаниясенең Америка, Россия, Кытайдан - барлыгы 20дән артык җитештерүче катнашында уздырган тендерында шактый күп кенә заказларын Бөгелмә заводына ышанып тапшыруы аның киләчәге ышанычлы булу турында сөйли.

Әлбәттә, элекке багаж белән генә бу заманда күп нәрсәгә исәп тотып булмый, шуңа да җәмгыять җитәкчелеге, батырма нефть җиһазлары җитештерү һәм ремонтлау өлкәсендә лидерлар сафына басуны максат итеп, биредә нефть сервисын үстереп җибәрү бурычын да күздә тота: ТР инвестиция-венчур фонды ярдәме белән "БЭНЗ" территориясендә югары температурага чыдамлы батырма кабель җитештерү заводы төзелә. Ул 2013 елның 1 февраленнән продукция җитештерә башлаячак, инде потенциаль заказчылар да бар. Моннан тыш, алдагы елда хосу-сый-дәүләти кулдашлык принципларында технопарк булдыру идеясе дә "эштә", инде 5-7 предприятие биредә бүгеннән урнашырга әзер. 60 миллион сумга төшәчәк бу проект чыгымнарының 30 миллионын - "БЭНЗ", ә калган яртысын республика күтәрә.

Предприятиенең иртәгәсе көнгә перспективасы турында сөйләгәндә, аның "РУНАКО" төркеменә керүен дә игътибардан читтә калдыру мөмкин түгел. Бу Россиядә иң яхшы батырма җиһаз насослары эшләп чыгарачак компания булыр дип көтелә. Төркемнең төп эш мәйданы Бөгелмә электр насослары заводында һәм аның Владимир өлкәсендәге Радужный шәһәрендә урнашкан филиалында булачак. Саратов, Ижевск, Нефтеюганск шәһәрләрендәге сервис предприятиеләре дә шушы ук төркемгә керә. География Усинск, Казах-стан, Азәрбайҗан һ.б. исәбенә киңәйде. Нәти-җәдә, "Русская насос-
ная компания" ("РУНАКО") дигән нефть-сервис компаниясе үсеп җитәчәк. "БЭНЗ"ның болардан тыш та эреле-ваклы альтернатив проектлары бик күп.
Әйе, гади генә итеп әйткәндә, җиң сызганып эшлиләр, зур планнар белән яшиләр биредә. Шул ниятләрне гамәлгә ашыру кулларыннан килерлек яшь кадрлар, төпле һәм киң карашлы грамоталы белгечләр әзерләү турында да завод җитәкчелеге, профсоюз оешмасы белән бергәләп, үзе кайгырта. Аерым югары уку йортлары белән килешүләр төзиләр, шул ук Мәскәүдәге фәнни-техник үзәкнең тәҗрибә-ле белгечләренә өметле һәм көчле яшьләрне "беркетәләр", укыталар. Үз хезмәткәрләренең югары уку йортын тәмамлаган балаларын эшкә алу тәҗрибәсе дә үзен аклый. Хезмәт юлында уңышка ирешергә омтылган акыллы яшьләргә бу заводка, яисә аның филиалларына эшкә урнашу бәхет елмаюы дияргә була, чөнки, бердән, хезмәт хакы шактый югары, икенчедән, үсеш перспективасы кызыктырырлык.

2010 елның 15 гыйнварыннан А.И.Наконечный җитәкчелегендә бер команда булып эшли башлаган, хәзер инде 1100 кешедән торган завод коллективының бүген, һичшиксез, телгә алып сөйләрлек уңышлары бар. Беренче чиратта, җитештерү күләме үсүдә чагыла ул. Беренче елда предприятиенең продукция сатканнан алган кереме 400 миллион сумга якын тәшкил итсә, узган ел аны 90 процентка арттыруга ирешәләр, быел - юбилей елында исә 1 миллиард сум чиген узарга, ә 2015 елга, үсеш темпларын күздә тотып, 5 миллиардка җиткерергә планлаштыралар. Хәер, коллектив җитәкчесе - "БЭНЗ" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Александр Иосифович Наконечный шәһәр һәм район, респуб-лика җитәкчелеге тарафыннан яклау һәм ярдәм тоеп яшәүләрен, әлегә кадәр ирешелгәннәрнең исә иртәгәсе көн өчен салынган нигез генә булуын әйтә. Димәк, җәмгыять яулыйсы иң биек үрләр алда әле.

Рәсемдә: "БЭНЗ" җәмгыяте автомат цехының автоматлар һәм ярымавтоматларны көйләүче "Татарстанның атказанган машина төзүчесе", завод ветераны Александр Васильевич Прохоров.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса