Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Мең ярымнан артып китте!

"Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте составындагы Бөгелмә механика заводында 1500 данә ПЦ 60 һәм 390-ПЦ 80 балансирсыз чылбырлы приводлар җитештерелде. Әлфинур Шәвәлиева әзерләде. Бөгелмә механика заводында эшләнә торган балансирсыз чылбырлы приводлар - "ТатНИПИнефть" белгечләре белән бергә уйлап, гамәлгә керткән җайланма ул һәм алар нефть чыгару процессы барышында скважиналарның штанг насосларын хәрәкәткә...

"Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте составындагы Бөгелмә механика заводында 1500 данә ПЦ 60 һәм 390-ПЦ 80 балансирсыз чылбырлы приводлар җитештерелде.

Әлфинур Шәвәлиева әзерләде.

Бөгелмә механика заводында эшләнә торган балансирсыз чылбырлы приводлар - "ТатНИПИнефть" белгечләре белән бергә уйлап, гамәлгә керткән җайланма ул һәм алар нефть чыгару процессы барышында скважиналарның штанг насосларын хәрәкәткә китерү өчен кулланыла.
Бөгелмә механика заводы, ПЦ 80не җитештерүче буларак, 2009 елда "Россиянең иң яхшы 100 товары" бәйгесендә лауреат булган иде. Хәзерге көндә штанг насослары өчен эшләнгән чылбырлы приводларның 7 төрле модификациясе бар. Заводта шулай ук ерак Себер төбәкләрендәге салкыннарда һәм эссе яклардагы кызу һава шартларында эшләү өчен ул чылбырлы приводларның тәҗрибә-сынау үрнәкләрен хәзерләүгә техник документлар да әзерләнгән.

"Татнефть" җәмгыяте объектларында чылбырлы приводлар 12 ел кулланыла инде. Хәрәкәт озынлыгы 3 метрлы ПЦ 60 чылбырларының балансирлы тиңдәш-ләреннән өстенлеге шунда - скважиналарның җир асты өлешендә урнашкан штанг насослары җайланмасының гидродинамик каршылык көчен сизелерлек киметә: азпродуктлы фондта скважиналарны туктаусыз режимда эшләтү мөмкинлеген бирә; энергия чыгымнары, динамик басым кими, скважиналарның җир асты өлешендә ремонт эшләре сизелерлек санда азая, чөнки скважина җиһазларының хезмәт итү вакыты озая.

Хәрәкәт озынлыгы 6 метрлы ПЦ 80 чылбырлы приводларның өстенлекле сыйфатлары арасында аның югары дебитлы, шул исәптән үзле продукцияле, тозлар утыру сәбәпле катлаулы саналган скважиналарда да штанг насос-ларын эксплуатацияләү; скважиналарны өстәмә эксплуатацион колонналар ярдәмендә, ә кече диаметрлы скважиналарны җитештерүчәнлеккә хилафлык китерми генә файдалана алу мөмкинлекләрен санап үтү урынлы булыр. Бу төр җиһаз продукцияне өскә чыгарганда энергия чыгымнарын 50 процентка кимрәк таләп итә, югары дебитлы скважиналарны штанг насослары белән эксплуатацияләгәндә скважина җиһазларының хезмәт итү вакытын, УЭЦНнан аермалы буларак, күпкә озайта. Чылбырлы приводлар шулай ук, приводның техник характеристикалары кысаларында, скважиналарны эшләтү режимын эшчәнлек нәтиҗәләренә зыян китерми генә көйләү һәм насос җайланмаларын башка төр үлчәмгә алыштырып кую өчен скважиналарның җир асты өлешләрен ремонтлау бригадаларын эш барышында җәлеп итү мөмкинлеген тәэмин итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса