Батыр мәйданда чыныга
Спорт өлкәсендә безнең Бөгелмә, шөкер, төшеп калганнардан түгел. Алай гынамы, региональ, шулай ук илкүләм ярышларда катнашып, спортчыларыбыз бик еш җиңү яулап кайталар. Шуңа инде бу хәлләргә тәмам күнегеп беткәнбез, аларны табигый дип кабул итәбез. Бу - спорт белән шөгыльләнү өчен җитәрлек шартлар тудырылуның чагылышы да.
Дамир АСЫЛОВ.
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләренең киң челтәре үзе генә дә ни тора! Шулай да спорт чаралары вакытында һич көтелмәгән вакыйгалар да булып куя. Менә шуларның берсенә күптән түгел Ифрат Тимерҗанов исемендәге "Юность" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең дзюдо буенча ачык беренчелеге ярышларында шаһит булырга туры килде. 2002-2003 елда туган малайлар да бар иде ярышучылар арасында. Мәгәр боларның авырлыклары төрлечә: аерма бер-ике килода гына чикләнмичә, бәлки 1,5 тапкырдан да артып китә. Әйтик, Тимур Сәгытдинов белән иң авыр малай арасында аерма шулай иде. Ни гаҗәп, финал алышына нәкъ менә шулар икесе чыктылар. Көндәше янында әзмәвердәй әлеге малай Тимурны, "эһ"тә итмичә, бер тында аркасына салыр дисәк, кая анда, бөтенләй киресенчә килеп чыкты. Тимур бирешмичә тарткалашты-тарткалашты да әзмәверне аркасына салды! Тамашачы "аһ" итте. Итмичә соң! Тренеры Пётр Усачёв та, соңыннан тануынча, Тимурдан моны ук көтмәгән булган. Шәкерте исә тренерының өметләрен икеләтә аклаган. Безнең татарда шундый мәкаль бар: "Солы (осталыгы, сәләте) бар - егып салыр, көче бар - аста калыр". Әлеге очрак нәкъ шушыңа туры килә инде. Аннан соң Тимурда тырышлык та бик көчле, максатына ул үҗәтләнеп бара. Бу җиңүе дә аның очраклы түгел, моңа кадәр дә ярышларда катнашып, даими икенче-өченче урыннарны алып килгән. Батыр мәйданда чыныга дигәннәре хак инде.
Тимур шәһәребезнең 6 нчы урта мәктәбендә укый. Быел өченче сыйныфны тәмамлый. Яхшы укый. Инглиз теленә хирыс. Шулай ук быел, инглиз теле буенча илкүләм бик зур конкурста катнашып, Россия Мәгариф академиясе академигы М.И.Большаков кулыннан сертификат алуга ирешкән. Афәрин, Тимур!
Рәсемдә: беренче рәттә (уңда) - Тимур Сәгытдинов. Икенче рәттә (сулдан беренче) - тренер Пётр Усачёв.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа