Җырлы гомер – гамьле гомер
Фестиваль-бәйгеләрдә катнашып, лаеклы урыннар яулаган автор-башкаручы Раушания Асылгәрәваның күз карашыннан җылылык һәм яктылык бөркелә
Районыбызда яшәп җыр-моңга гашыйк кешеләр турындагы язмаларыбызны дәвами тәбез. Әлеге рубрикабызның чираттагы кунагы Бөгелмә районының Ключи авылында туып үскән Раушания Асылгәрәева.
Раушания ханым 1979 елның август аенда Алмас Шәрәфи улы һәм Дая Абдулла кызы гаиләсендә төпчек бала булып туа.
— Миңа исем кушу да җыр белән бәйле, аның кызыклы тарихы да бар. Исемемне матур җырлаучы әткәйнең олы апасы Рафия апа тапкан. Әнием сөйләвенчә, мин тугач бәби ашы китергән апа килеп керүгә «Раушания бәгърем, Бер давыллап ала, бер тына, Күңелләрем сиңа омтыла...» дип җырлап җибәргән. Әти-әнием ике дә уйламыйча шушы матур исемне бирергә уйлылар, дип башлый сүзен Раушания Асылгәрәева.
Тулы әңгәмә белән «Бөгелмә авазы» газетасының яңа санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа