Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Урманда янгын”

Әкияттә кунакта

       Гаилә тәрбиясендә еш кына балаларның ут белән шаяруына игътибар бирелми. Балаларның утка табигый тартылуы  ата-аналарның күз уңаеннан ычкындырылмаска тиеш. Нәкъ  менә алар беренче булып сабыйларга утның куркыныч көч булуы, саксыз кулланганда коточкыч фаҗигаларга китерүе хакында сөйләргә тиеш. Бәхетсезлеккә, ата-аналар бу турыда оныталар. Тәрбиячеләрнең бурычы: балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, куркынычсызлык таләпләре белән таныштыру, кирәкле белемнәр белән коралландыру. Балалар белән эшләгәндә төрле укыту чараларын максималь рәвештә кулланырга кирәк.  

     Без, 27нче “Золотой ключик” балалар  бакчасы тәрбиячеләре, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнүне театр аша җиткерергә булдык. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән берлектә “Урманда янгын” әкиятен сәхнәләштердек. Әкият геройлары:  Кызыл калфак, ябалак, бал корты, бүреләр, төлке, куян тамашачыларга ут белән саксыз эш итүнең нинди фаҗигаларга китерүе турында күрсәттеләр. Урманның матурлыгы, чәчәкләрнең хуш исе, кошларның сайравы бер шырпы сызудан юкка чыгуын аңлаттылар. Балалар чын артистлар кебек чыгыш ясадылар. Әлбәттә, бу әкият  килгән кунакларга   да, ата-аналарга бик ошады. 

  Мондый чаралар баланың фантазиясен, уйлау-фикерләү сәләтен үстерә, шәхес буларак формалашуга йогынты ясый. Барыбызга да сак булырга, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен онытмаска, якыннарыбызга карата игътибарлы булырга кирәк дигән теләктә калабыз. 

 

Сания ТӘХАУОВА, 

 27 нче “Золотой ключик” балалар  бакчасының 

                                                                                                                                                                                     татар теле тәрбиячесе 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса