Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Суд бөгелмәлене талауда гаепле дип тапты

Гаепләнүче үз гаебен таныды.

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы Бөгелмә шәһәрендә яшәүче 31 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 161нче маддәсенең 1нче бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан.

Судта хөкем ителүче 2022 елның 09 ноябрендә кибет бинасында булганда, аңлы рәвештә, исерек килеш, кибет хезмәткәрләре тарафыннан контроль булмаудан файдаланып, ачык киштәдән товар ала һәм касса зонасы яныннан үтеп, исәп-хисап ясамыйча уза, кибет бинасыннан китә, ләкин кибет хезмәткәре аны күрә, ул урланган товарны кире кайтару максатыннан, тоткарларга тырыша. Гаепләнүче вакыйга урыныннан кача, шуның белән чит кеше милкен урлый.

Гаепләнүче үз гаебен таныды. Суд хөкем ителүчегә 200 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде, дип хәбәр итә Бөгелмә шәһәре прокуроры ярдәмчесе Р.Р. Таҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса