Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җилдән җитез җилдерәм!

"Ялкын" социаль приюты белгечләре, җәйге чорда шәһәр урамнарында йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тиешлекләрен яхшырак үзләштерсен өчен, кечкенә балалар белән махсус уен оештырырга булдылар. -Файдалы ял итү чарасы велосипедта йөрү тәртибенә багышланган иде һәм ул матур рәсемнәр, кызыклы табышмаклар, сюрпризларга бай булды, - дип хәбәр итә безгә социаль педагог Миләүшә Князькина....

"Ялкын" социаль приюты белгечләре, җәйге чорда шәһәр урамнарында йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тиешлекләрен яхшырак үзләштерсен өчен, кечкенә балалар белән махсус уен оештырырга булдылар.

-Файдалы ял итү чарасы велосипедта йөрү тәртибенә багышланган иде һәм ул матур рәсемнәр, кызыклы табышмаклар, сюрпризларга бай булды, - дип хәбәр итә безгә социаль педагог Миләүшә Князькина. - Мәктәпкәчә яшьтәге балалар велосипедта кайсы юлда йөрергә ярый, ә кайсысында ярамый икәнлеген, юл үзенчәлекләрен өйрәнделәр. Өйрәнгән кагыйдәләрне алар велосипедта йөргәндә гамәлдә ныгыттылар. Шулай ук нәниләргә велосипед юлында гына түгел, ә олы юлда, урамда үз-үзеңне ничек тотарга икәнлекләре турында да сөйләнелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса