Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык мәхәббәте – синең исемең, халык гомере – синең гомерең, и Тукаем минем!

Һәр халыкның, һәр милләтнең йөзек кашы булырдай гүзәл шәхесләре, олы талантлары, бөтен кешелек дөньясы тарихында тирән эз калдырган затлары була. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай, һичшиксез, әнә шундый олы шәхесләребезнең берсе.

Бармы икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган, шигырьләрен яттан белмәгән кеше... Юктыр...

Габдулла Тукай 1886 елның апрель  аенда дөньяга килә. Балачагы ятимлек ачысын татып үтсә дә, язмышында зур роль уйнаган изге күңелле кешеләр яхшылыгы, туган як табигатенең гүзәллеге аны шагыйрьлеккә әзерләгән. 1905 елда Тукайның шигырьләре басыла, үзе таныла башлый. Кызганычка, 1913 елда иҗат гомере туктап, өзелеп кала. Нибары унсигез елга сузылган бу юл Тукайга мәңгелек дан, исем, дәрәҗә алып килгән.

Бөек Тукай безгә үлмәс әсәрләр калдырган. Ул безне акыллы, тыйнак, гадел булырга өйрәтә, табигатьне, анда булган бар тереклекне яратырга өнди. Аның әдәпкә, бөеклеккә, тәүфыйкка өндәгән шигырьләрен укысаң да, гади, аңлаешлы, хәтердә кала. Шагыйрь тарафыннан иҗат ителгән 400дән артык классик шигырь, 9 поэма, 350дән артык чәчмә әсәр чын татар телендә язылуы, теленең нәфислеге һәм саф булулары белән аерылып тора.

Тукай! Татар халык телендә, күңел түрендә яңгырап торган бу исемнең халык өчен нинди кадерле, аның язмышында никадәр әһәмиятле икәне шөбһәсездер. Нигә шулай берәүләр иҗаты белән әдәбиятта тирән эз калдырып та, халыкныкы булып китә алмый, икенчеләре, кыска гына гомердә дә, әдәбият тарихына гына түгел, халык тарихына җуелмас битләр яза...

Тукай! Әлеге исемне ишеткәч, күңелдә төрле хисләр туа. Әйе, Габдулла Тукай иҗаты серле бакча кебек, могҗизалы ул. Ул үзенә чакырып тора. Аның әсәрләре шулкадәр кызыклы, мавыктыргыч, хәтта аерылып булмый, укыган саен укыйсы килә. Аның иҗаты чынлап та – мәңгелек. Тукай татар милләтенең, татар халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшиячәк! Аның иҗаты беркайча да онытылмас, чөнки ул – бөек шагыйрь, чөнки ул – халыкның үзе!

Халык мәхәббәте – синең исемең, халык гомере – синең гомерең, и Тукаем минем!

Миләүшә ХӘСӘНШИНА,

техник-төзелеш көллияте студенты

Рамиль Гали фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса