Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Электрон хезмәтләрдән файдаланыгыз!

Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен шәхси кабинет аша алырга мөмкин.

Россия Пенсия Фондының (РПФ) Татарстан Республикасы Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәрендәге  идарәсе барлык гражданнарга, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә, җәмәгать урыннарына сирәгрәк барып, коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычын киметү өчен, дәүләт хезмәтләреннән файдалану өчен шәхси кабинет аша дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә.

Россия Пенсия фондының теләсә нинди хезмәте өчен бүген Фонд сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында Шәхси кабинет аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Кабинет сервислары РПФ эшчәнлегенең һәм гражданнарга бирелә торган түләүләрнең күпчелек юнәлешләрен колачлый, шуңа күрә кабинеттан пенсионерлар гына түгел, ә пенсия формалаштыручы затлар һәм шулай ук  социаль түләүләр алу хокукына ия булган башка кешеләр дә файдалана ала.

Пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәге кешеләр кабинет аша кирәкле белешмәләр ала алалар, шул исәптән башка оешмаларга дистанцион рәвештә тәкъдим итү өчен дә.  Эшләүче россиялеләргә әлеге кабинет аша пенсия коэффициентлары, тупланма, эш стажлары һәм эш бирүчеләрнең пенсия өчен күчергән акчалары турында мәгълүмат бирелә. Ана капиталы сертификаты булган гаиләләр кабинетта акчаларны тоту һәм аларның актуаль суммасы турында мәгълүмат табачаклар.

Электрон кабинет шулай ук РПФның күпчелек түләүләрен рәсмиләштерүне сорап мөрәҗәгать итәргә һәм аларны аларны кирәк вакытта башкарырга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, пенсияне китерү ысулын үзгәртү яки социаль хезмәтне акчалата компенсациягә алыштыру турында гаризаны шулай ук бу ысул белән бирергә мөмкин.

Әлеге электрон кабинет аша Пенсионерны, беренче төркем балачактан инвалидны яки  инвалид баланы тәрбияләү буенча түләүләрне рәсмиләштерергә була. Түләүне билгеләү һәм карау өчен ризалык турында кирәкле электрон гаризалар кабинетта тормышка ашырыла. Димәк, анда шулай ук законлы вәкилләр: ата-ана, уллыкка алучы, опекун яки попечительләрдән гариза кабул итү мөмкинлеге дә бар.

Әгәр гражданнарның билгеләнгән түләүләргә карата сораулары яки Пенсия фонды компетенциясенә караган башка сораулары булса, аларны онлайн-кабул итү бүлмәсе аша җибәрергә була, барысына да җавап бирелә.

– Оператив мәгълүматны Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлегенең контакт-үзәгендә, 8 (843) 279-27-27 телефонына шылтыратып алырга мөмкин, – дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Шулай да Пенсия фондының территориаль офисына барырга кирәк була калса, чират тормас өчен, алдан язылып кую сервисыннан файдаланып, билгеләнгән вакытка гына килә аласыз.  Әлеге сервис алдан язылган вакытны, кирәк очракта, башка вакытка күчерергә яки гамәлдән чыгарырга да мөмкинлек бирә. 

Сорауларыгыз туа калса, белешмәләр өчен телефон: 3-96-00.

Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

 

Елена АНОШИНА,

персональ учет бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса