Прокуратура тикшерде:Үз тамгаң булсын
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы Бөгелмәнең Я. Гашек урамындагы "Моя семья" кибетендә хосусый эшмәкәр А. Алиханов тарафыннан товар тамгаларын куллануда авторлык һәм арадаш хокуклар турындагы законнарның үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында хосусый эшмәкәрнең Россия Федерациясендә саклаулы "Adidas", "Reebok" товар билгеләренә охшаш тамгалардан файдалануы билгеле булды. "Adidas", "Reebok" товар билгеләре "Adidas AG", "Reebok International...
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы Бөгелмәнең Я. Гашек урамындагы "Моя семья" кибетендә хосусый эшмәкәр А. Алиханов тарафыннан товар тамгаларын куллануда авторлык һәм арадаш хокуклар турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
Тикшерү барышында хосусый эшмәкәрнең Россия Федерациясендә саклаулы "Adidas", "Reebok" товар билгеләренә охшаш тамгалардан файдалануы билгеле булды.
"Adidas", "Reebok" товар билгеләре "Adidas AG", "Reebok International Limited" компанияләренеке генә санала, А. Алиханов охшаш тамгалардан файдалану турында әлеге компанияләр белән бернинди килешү дә төземәгән. Бу исә РФ Гражданнар кодексының 1229 һәм 1515 нче маддәләрен бозу булып тора.
Тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, "Амоян Алиханов" хосусый предприятиесе адресына закон бозу очракларын туктатуны таләп иткән күрсәтмә бирелде.
-Хәзер аның өстендә эш алып барыла, - дип хәбәр итә прокурор ярдәмчесе Н. Никитина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа