Исерек белән сүз көрәштермә
Бөгелмәнең Совет урамындагы йортларның берсендәге фатирда җинаять кылыну турындагы хәбәр алынуга, полиция хезмәткәрләре вакыйга урынына юнәләләр. Анда үтерелгән 28 яшьлек ир-егет гәүдәсенә тап булалар.
Оператив-тикшерү чаралары нәтиҗәсендә, берничә сәгать эчендә җинаятьчене тоткарлыйлар. Беркайда да эшләмәүче 24 яшьлек ир кеше элек тә хөкем ителгән булган инде. Бу юлы исә “дусты” белән спиртлы эчемлекләр эчеп утырганда, ике арада бәхәс куба, кайнар баштан ул пычак алып, аңа кадый. Нәтиҗәдә, бүген ул РФ Җинаятьләр турындагы кодексның 105нче маддәсенең 1нче өлеше (“Үтереш”) нигезендә кузгатылган җинаять эше буенча хөкем карарын көтә. Әлеге маддә буенча 15 елга кадәр иректән мәхрүм ителү ихтималы яный.
Эчке эшләр министрлыгы киңәш итә: алкоголь белән җинаять янәшә йөри. Һәр бишенче җинаять, ә үтерешләрнең дүрттән өче нәкъ менә исерек хәлдә кылына. Исерек кешене потенциаль агрессор дип карарга кирәк – андыйларның кәефе сәгате-минуты белән үзгәреп, үз-үзен белештермәс дәрәҗәгә җитәчәк. Шуңа күрә исерек белән беркайчан да сүз көрәштермәгез.
https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа