"Үз агачыңны утырт” акциясе Прогресс, Подгорный, Соколка, Кече Бөгелмә, Кодаш авылларында узды
Киләсе 2017 ел Россия Федерациясендә Экология елы дип игълан ителә. Планетаны яшелләндерү - бик мөһим эш. Агачлар - Җир шарының сулыш ала торган үпкәләре ул. Шул ук вакытта алар табигатебезнең безнең яклауга мохтаҗ икәнлеген һәрдаим искә төшереп торучы тынычлык символы булып та саналалар. 2007 елдан башлап, ЮНЕСКО тарафыннан "Миллиард төп...
Киләсе 2017 ел Россия Федерациясендә Экология елы дип игълан ителә. Планетаны яшелләндерү - бик мөһим эш. Агачлар - Җир шарының сулыш ала торган үпкәләре ул. Шул ук вакытта алар табигатебезнең безнең яклауга мохтаҗ икәнлеген һәрдаим искә төшереп торучы тынычлык символы булып та саналалар. 2007 елдан башлап, ЮНЕСКО тарафыннан "Миллиард төп агач" дигән бөтендөнья акциясе уза. 2017 елга кадәр планетабыз иминлеген саклау өчен нәкъ шуның кадәр агач утыртылыр дип күздә тотыла.
"Үзәкләштерелгән район клублары системасы" муниципаль бюджет учреждениеләре исәбенә керүче авыл мәдәният йортлары коллективлары да республика күләмендә оештырыла торган "Урман үстерү" акциясенә актив кушылдылар. Бөгелмә урман хуҗалыгы әзерләп биргән үсентеләр авыл мәдәният учаклары территорияләренә утыртылды.
Узган ял көннәрендә "Үз агачыңны утырт" дигән баш астында изге гамәлләр Прогресс, Подгорный, Соколка, Кече Бөгелмә, Кодаш авылларында узды. Бу акциядә теләгән һәркем катнаша алды. Эшне оештыручылар агач үсентеләрен генә түгел, эш коралларын да җитәрлек әзерләгән иде.
Клуб учреждениеләре хезмәткәрләре, җирле Совет депутатлары, мәктәп укучылары, авыл халкы белән бергәләп, миләш, юкә, имән, корыч агач, каен һ.б. - барлыгы 200 төптән артык агач үсентесе утырттылар.
Кече Бөгелмә мәдәният йорты оештырган акциядә Кече Бөгелмә авыл җирлеге башлыгы М. Поварова, Кече Бөгелмә һәм Зелёная Роща авыл Советлары депутатлары С. Хлопцев белән В. Дагаев та катнаштылар.
Атна ахырына кадәр әле Зелёная Роща мәдәният йорты, Акбаш күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре дә агачлар утыртачак.
Римма БАРАТОВА,
"Үзәкләштерелгән район клублары системасы" МБУ методисты.
Басмага Әлфинур Шәвәлиева әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа