Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Язгы буран да – буран

Буранлы ай булып санала торган февраль артта калды. Әмма безнең шартларда мартта да табигатьнең кышкы бураннар кебек үк дулап ала торган гадәте бар. Буран - җәяүле себертмә бураннан алып, бар җирне кар көрте баса торган көчле давыллысы да булырга мөмкин булган табигать күренеше ул. Йөрүне кыенлаштыра, сулыш алуны авырайта, күз...

Буранлы ай булып санала торган февраль артта калды. Әмма безнең шартларда мартта да табигатьнең кышкы бураннар кебек үк дулап ала торган гадәте бар.

Буран - җәяүле себертмә бураннан алып, бар җирне кар көрте баса торган көчле давыллысы да булырга мөмкин булган табигать күренеше ул. Йөрүне кыенлаштыра, сулыш алуны авырайта, күз күремен начарайта торганы да була аның. Язгы буран аеруча куркыныч санала, чөнки бу чорда еш кына кар җепшек була, агач ботакларына, электр чыбыкларына, торак йорт стеналарына һәм түбәләренә, транспортка ябышып, бозланып ката. Моның исә кеше гомеренә дә куркыныч тудыруы бар. Давыллы буран кырдан карны себереп чыгарганда, басу өсте "юкарып", уҗымнарның өшү ихтималы туа. Берничә көн рәттән дулаган буран нәтиҗәләре аеруча куркыныч була. Алардан саклану өчен ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы укыту-методик үзәге Бөгелмә филиалы укытучысы Л. Табакова киңәшләрен истә тотсагыз, яхшы булыр.

1. Һава шартлары начарайса, шәхси транспортта ерак юлга чыгудан тыелып торыгыз. Шулай ук урамда озак йөрергә дә киңәш ителми.

2. Карлы, җилле көнне урамда йөргәндә, электр үткәргечләр, агачлар, реклама витриналары тирәсеннән, йорт кәрнизләре астыннан читтәрәк булырга тырышыгыз.

Буран юлда булган һәр кеше өчен дә куркыныч тудыра.

Әгәр сез рульдә икән:

- алдагы транспорт чарасын узып китәргә ашыкмагыз;

- кискен итеп тормозга басмагыз;

- мәктәп тирәләрендә, урам чатларында, кешеләр күп йөри торган җирләрдә тизлек режимына аеруча игътибар итегез;

- транспорт чаралары арасында араны гадәттәгедән озынрак калдырып хәрәкәт итегез.

Әгәр сез җәяүле икән:

- урамнарны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урыннарда гына аркылы чыгыгыз;

- хәрәкәт итә торган транспорт алдыннан юлны аркылы йөгереп чыкмагыз. Истә тотыгыз, бозлавыкта шофёр, бик теләсә дә, машинаны тиз генә туктата алмаячак;

- егыла калсагыз, ян-якка аварга тырышыгыз. Шулай итсәгез, ныклап имгәнүдән, сөякләр сынудан сакланып кала алырсыз.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса