Савым сыерлары тотучы шәхси хуҗалыклар өчен бюджет акчалары күчерелде
Республика районнарына савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре тотучы шәхси хуҗалыклар өчен бюджет акчалары күчерелде. Исегезгә төшерәбез, субсидияләр бер баш савым сыеры өчен - 3000 сум, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре өчен 1000әр сум исәбеннән исәпләнгән иде. Шуннан чыгып, савым сыерлары...
Республика районнарына савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре тотучы шәхси хуҗалыклар өчен бюджет акчалары күчерелде.
Исегезгә төшерәбез, субсидияләр бер баш савым сыеры өчен - 3000 сум, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре өчен 1000әр сум исәбеннән исәпләнгән иде.
Шуннан чыгып, савым сыерлары өчен - 320 млн. сум, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре өчен 36 млн. сум бирелде.
Әлеге финанс ярдәме савым сыерларының, ана кәҗәләрнең һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләренең баш санын саклап калу, терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыру, шулай ук халыкның эш белән тәэмин ителешен һәм керемен арттыру максатында күрсәтелә.
- Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа