6 август көнне 18 сәгать 43 минутта Бөгелмә шәһәренең Комаров урамындагы 26 нчы номерлы өч катлы йортның бер квартирында янгын чыгу турында хәбәр алына.
6 минут дигәндә барып җиткән янгын сүндерүчеләрне квартир хуҗасы үзе каршы ала. Ут чыккан вакытта ул йоклаган булган икән. Тәрәзәдән, ишектән куе
кара төтен чыга. Икенче...

кара төтен чыга. Икенче катта яшәүче 3 кеше үзләре урамга чыгып киткән. Эчтән ярдәм сораучылар булмый. Шулай да куе төтен баскан өченче каттан
5 кешене эвакуациялиләр (шул исәптән бер 6 яшьлек баланы). 19 сәгатьтә утны сүндерәләр, тагын 5 минуттан аның нәтиҗәләре юк ителә.
18 квадрат метрда дөрләгән янгын квартир эчендәге бар җиһазны бетерә.
Янгын чыгуның сәбәбе, тәмәке тартканда саксыз эш итү булуы ихтимал, дип хәбәр итә районның күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге баш белгече Илдар Шәйгарданов.