Куркыныч – адым саен
8 августта төнге сәгать 11 нче яртыда Ленин һәм Радищев урамнары кисешкән чатта Ленин урамы буйлап "Хундай" машинасында килүче 1994 елгы С. светофорның кызыл утына керә һәм Радищев урамы буйлап килеп, кагыйдә буенча чатны узып бара торган "ВАЗ-21110" машинасына бәрелә. Бәрелү көченнән "очып", "Хундай" светофорның яшел уты янганын көтеп туктап...
8 августта төнге сәгать 11 нче яртыда Ленин һәм Радищев урамнары кисешкән чатта Ленин урамы буйлап "Хундай" машинасында килүче 1994 елгы С. светофорның кызыл утына керә һәм Радищев урамы буйлап килеп, кагыйдә буенча чатны узып бара торган "ВАЗ-21110" машинасына бәрелә. Бәрелү көченнән "очып", "Хундай" светофорның яшел уты янганын көтеп туктап торган "Калина" һәм "КИА" өстенә барып төшә. Бәрелешүләр нәтиҗәсендә, "ВАЗ-21110" шоферы - 1968 елгы Ш. шул урында җан бирә, "Хундай"ның исә шоферы белән пассажиркасы имгәнеп, Бөгелмә хастаханәсенә озатыла.
Ә шуннан өч кенә сәгать элегрәк Гафиятуллин урамындагы 46 нчы йорт каршында һәм Гафиятуллин-Энгельс урамнары кисешкән чатта да куркыныч һәлакәтләр теркәлгән була: беренчесендә 19 сәгать 20 минутта "УАЗ" машинасы велосипедлы ханымны таптата, тән җәрәхәтләре белән 1957 елгы ханым хастаханәгә озатыла; икенчесендә 19 сәгать 40 минутта "ВАЗ-2106" һәм "ГАЗ-31029" машиналары бәрелешә һәм "ВАЗ"шоферы белән аның янындагы пассажир ханым зыян күрәләр.
Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА,
ЮХИДИ инспекторы, полиция
өлкән лейтенанты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа