Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

“Мәк-2015” операциясе старт ала

Татарстанда "Мәк" операциясе - Гомумроссия оператив-профилактик чара старт ала. Операциянең максаты - законсыз чәчелгән мәк, киндер һәм составында наркотик матдәләр булган башка үсемлекләрне, шул исәптән кыргый чыганакларны, шулай ук үсемлек чимал-наркотикларны ташу юлларын ачыклап, юк итү. Россия ФСКН Татарстан идарәсе оештырган әлеге эшкә эчке эшләр органнары, ФСБ идарәсе, чик буе,...

Татарстанда "Мәк" операциясе - Гомумроссия оператив-профилактик чара старт ала. Операциянең максаты - законсыз чәчелгән мәк, киндер һәм составында наркотик матдәләр булган башка үсемлекләрне, шул исәптән кыргый чыганакларны, шулай ук үсемлек чимал-наркотикларны ташу юлларын ачыклап, юк итү. Россия ФСКН Татарстан идарәсе оештырган әлеге эшкә эчке эшләр органнары, ФСБ идарәсе, чик буе, таможня хезмәткәрләре, башкарма власть органнары вәкилләре җәлеп ителә.

Наркоконтроль хезмәткәрләре ел саен составында наркотик матдәләр булган үсемлекләр чәчеп үстерелә торган мәйданнарны ачыклыйлар, шуның белән үсемлектән эшләнгән наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле булган күп җинаятьләрне булдырмый калалар.
Узган 2014 елда "Мәк" операциясе барышында Татарстанда наркотиклы кыргый үсемлекләр үсә торган 70 чыганак юк ителде (25 тоннадан артык). Үсемлектән эшләнгән 117 кило наркотик матдә законсыз әйләнештән алынды. Аларның күпчелеген марихуана белән гашиш тәшкил итә иде. Профилактик чара дәвам иткән биш ай эчендә генә дә наркотикларга бәйле 150дән артык җинаять ачыкланды.
Статистика составында наркотиклы матдәләр булган культураларның күбрәк авыл җирләрендә таралганлыгын күрсәтә. Ташландык басуларда, бакча участокларында да очрыйлар алар. Кызганычка, афәт республикабызны да читләп узмый. Мисал өчен, Казан янындагы бер пунктта наркополицейскийлар киндер үстерүчеләрнең яшерен лабораториясенә чыктылар. 16 төп киндер һәм зур күләмдә марихуана табып, юк ителде. Оранжереяне 44 яшьлек ир кеше үз коттеджының подвалында ясаган, җилләтү, яктырту, су сибүне оештырган. Ел дәвамында үстереп, танышларына марихуана сата торган булган. Бу иргә карата наркотиклар әзерләү, саклау, тарату факты буенча җинаять эше кузгатылды.
Быел да наркополицейскийлар составында наркотик матдә булган үсемлекләрне үстергән өчен кешенең нинди җавап тотачагы турында халыкка аңлату эшләре алып барачаклар. Андый үсемлекләрне үстерү, шулай ук таләп ителгән чәчүлекләрне юк итмәгән өчен 300 мең сум күләмендә штраф, яисә 2 елга кадәр иректән мәхрүм ителү каралган.
Хөрмәтле якташлар! Составында наркотик матдәләр булган үсемлекләрне чәчеп үстерү, сату, саклау фактлары турында мәгълүматларыгыз бар икән, тәүлек әйләнәсенә эшли торган "ышаныч телефоны"на шылтыратуыгыз сорала: 273-43-45 (Казан, Наркоконтроль идарәсе).
Конфиденциальлек гарантияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса