Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Милли проектларны тормышка ашыру юлында

22 октябрь көнне шәһәребезнең Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясендә "Инновацион проектларны тормышка ашыру нигезендә, милли мәгариф системасын ныгыту" дип аталган семинар үтте. Семинарда Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Гөлназ Котдусова, Бөгелмә мәгариф идарәсе методисты Татьяна Михайлова, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

Гимназия тормышы белән танышудан башланды киңәшмә эше. Төрле түгәрәкләр, музейлар эшчәнлеге, гомумән, уку йортында тудырылган мохит кунакларда зур кызыксыну уятты. Аннан соң милли уку йортындагы эшчәнлек турында гимназия директорының укыту эшләре буенча урынбасары Зоя Гайнуллина сөйләде. Җәмгыятебез өчен кирәкле булган милли зыялыларыбызны тәрбияләү юлында укытучылар коллективының иҗтиһатын ачып салды ул. Гимназияне тәмамлап чыгучыларны алар белемле һәм мәдәниятле, туган иле һәм туган теле белән горурланучы, тәртипле, акыллы, көчле, матурлыкка омтылучы, рухи һәм физик яктан сәламәт, мәрхәмәтле, шәфкатьле, гуманлы итеп күрергә телиләр. Шушы юнәлештә даими эш алып баралар икән.
"Татар теле дәресләрендә хәтерне ныгыту алымнары һәм мәгълүматны истә калдыру ысуллары" турында гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Сөнгатуллина сөйләде. Сөйләшү әңгәмә формасында булып, семинарда катнашучылар әлеге мәсьәләдә үз күзаллауларын, фикерләрен, дәлилләрен дә җиткерделәр.
Очрашуда татар телендә чыга торган җирле басма булган "Бөгелмә авазы" газетасы баш мөхәррире Руслан Җәләев исә ана теле укытучылары көче белән генә укучы яшьләрне милли матбугатка тартып булуы турында сөйләде. Милли мәгариф системасы һәм милли матбугатның үзара хезмәттәшлеге нигезендә генә алга барырга мөмкин булуына дәлилләр китерде ул.
Семинарда катнашучылар киләчәктә үз эшчәнлекләрендә кайсы юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеген аныкладылар, үзләрен борчыган сорауларга җавап таптылар.
Сирин МӨСӘГЫЙТОВ.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса