Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Киләчәк – алар кулында

19 ноябрьдә Яшьләр сараенда, Студентлар көненә багышлап, "Без бергә!" дип исемләнгән чара үтте. Бөгелмә студентлары белән очрашуга Россия Федерациясенең Олимпия комитеты генераль секретаре Марат Бариев килгән иде.

Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА.
Автор фотосы.


Кунакларны ишек төбеннән үк, "Ура!" кычкырып, яшь гвардиячеләр каршы алды.

Фойеда Бөгелмә райо-нындагы һәр уку йорты үзләренең ирешкән казанышлары белән таныштыручы стендлар ясаган. Бу стендларда алар яулаган кубокларын һәм Дипломнарын урнаштырганнар. Марат Бариев барлык уку йортлары белән дә танышып чыкты, кайбер студентлар белән сөйләшеп тә алды (рәсемдә).

Ул Бөгелмә районының спорт өлкәсендә алга китүен әйтеп узды. Дөнья чемпионатында авыр атлетика буенча Светлана Шимкованың дүртенче урын алуын билгеләп үтте. "Дөнья чемпионатында дүртенчелекне алу - зур күрсәткеч", - диде ул. Б

өгелмә шәһәренең барлык студентлары исеменнән Алексей Мухалев Марат Бариевка рәхмәтләрен белдерде һәм 4 декабрьдә узачак сайлауларда уңышлар теләде. "Бөгелмә уку йортлары күп кешеләр тәрбияләп, укытып чыгарды. Кайбер яшьләр: "Бөгелмәдә эш юк", - дип, зуррак шәһәрләргә ашкына. Эш бар. Нәкъ менә хәзер үзебезнең предприятиеләргә квалификацияле белгечләр кирәк", - дип белдерде Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов.

Иң актив яшьләр берләшмәләре диплом белән бүләкләнде. Әрмәнстанның Ереван шәһәрендә үткән Европа чемпионатында җиңү яулап кайткан егетләребез Эдуард Ширазданов, Андриан Щербан, Рим Зиннуров һәм аларның тренерлары Рәис Садыйковка, Рәхмәт хатлары белән бергә, ноут-буклар да тапшырылды.
Чара студентлар әзер-ләгән концерт номерлары белән бергә үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: студенты