Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ил-көн сулышы

Хәтерләрне яңартып

22 сентябрь көнне "Сугышчан туганлык" мемориалы янында Төньяк Кавказда башларын салган егетләрнең якты истәлеген яд итү чарасы үтте. Ләйсән ВИЛДАНОВА. Автор фотосы. Биредә, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов белән берлектә, депутатлар, шәһәребезнең предприятие, оешма җитәкчеләре, булачак чик сакчылары - кадет мәктәбе укучылары, үзләре дә сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан...

22 сентябрь көнне "Сугышчан туганлык" мемориалы янында Төньяк Кавказда башларын салган егетләрнең якты истәлеген яд итү чарасы үтте.

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотосы.

Биредә, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов белән берлектә, депутатлар, шәһәребезнең предприятие, оешма җитәкчеләре, булачак чик сакчылары - кадет мәктәбе укучылары, үзләре дә сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә бүлеге ветераннары һәм хезмәткәрләре катнашты. Һәркем өчен бу көн - фаҗига, тетрәндергеч вакыйгаларны искә төшеруче хәтер-хатирә.
Һәйкәл янына җыелганнар Төньяк Кавказ жирләрендә фаҗигале төстә һәлак булган иптәшләрен, якыннарын искә алдылар.

Чарада катнашучы ханымнарның берсе - Мәрзия апа Зарипованың (рәсемдә) күз яшьләре бүген дә кипми. Аның улы Әнис Дәвис улы Зарипов 1987 елда Әфганстан җирендә башын сала. "Балама нибары 20 яшь иде. Соңгы хатында: "Әни, хезмәтем тәмамланырга 32 генә көн калды, минем өчен кайгырып торма", - дип язды, үзе урынына табуты кайтты. Йөрәк барысына түзә икән. Улымнан башка бер генә көн дә яши алмам кебек иде. Аллага шөкер, бүген дә исән-саумын. Инде бу кайгылы вакыйгадан соң да 25 ел үткән. Ә улым бер генә минутка да хәтердән чыкмый. Иҗат кешесе буларак, балам турында бик күп бәетләр яздым. Чәчмә әсәрләр, шигырьләр язып юанам, шулардан яшәргә көч алам", - дип сөйләде Мәрзия апа.

Әйе, солдат сугышны сайламый һәм аны игълан итми. Ул халык һәм Ватан алдындагы бурычын гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанына булган ихтирамы нәкъ әнә шунда күренә. Ә Әфганстан, Чечня фаҗигалары башка кабатланмасын, бу сугышларда һәлак булган солдатларның ата-аналары күргән кайгылар яңадан беркемнең дә башына төшмәсен, хәзерге вакытта хәрби хезмәттә булган егетләргә тыныч көннәрдә армия хезмәтен үтеп, исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуларын гына телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса