Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Гамьле очрашулар

7 август көнне шәһәребезнең үзәк китапханәсендә Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Зинаида Захарова, Людмила Аланлы, Әсгать Сәлах, Рәфкать Шаһиев белән очрашу узды. Әдәби-музыкаль чара Татарстанда уза торган Әдәбият елы кысаларында, шулай ук Милли китапханәнең 150 еллыгына багышлап оештырылды.

Айсылу НУРЕТДИНОВА,
үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге әйдәп баручы китапханәчесе.

Очрашу шәһәребезнең "Ихлас" фольклор ансамбле җитәкчесе Людмила Габдрахманованың җырлавы белән башланып китте. Аннары каләм әһелләре бөгелмәләргә иҗат иясенең тел нечкәлекләренә мөнәсәбәте, язучының бурычлары, әйтәсе фикерен гавамгә җиткерү юнәлешендә ничек эшләве турындагы уйлары турында сөйләделәр, тыңлаучыларның шәхсән авторлар иҗатына, Татарстанда һәм Россиядә бара торган әдәби процесс аспектларына кагылышлы күп санлы сорауларына җаваплар бирделәр.

Чыгышлар, сөйләшүләр "ихлас" ансамбле җырчыларының чыгышлары белән үрелеп барды. Ә инде сөекле Тукаебыз сүзләренә язылса да, халык җыры булып киткән "Туган тел"не күмәкләп башкару, чараның иң матур бизәге булды дисәк тә ялгышмабыз.

Язучылар милли мәдәниятне саклау юнәлешендә алып бара торган эшләре өчен китапханә хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерделәр, тамашачыларга култамгалы китаплар бүләк иттеләр, бу очрашудан чиксез канәгать булуларын әйттеләр. Соңыннан, республикабызда сайлаулар якынлашуын искә өтшереп, кешеләрне анда катнашырга, тотрыклылык һәм үсешне тәэмин итәрлек кандидатларны яклап тавыш бирергә чакырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса