Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бөгелмәнең йолдызлы капкалары

Бөгелмә шәһәренең Подстанция районында хәзерге вакытта юбилей медаленә ия булучы 11 ветеран яши. Һәм бүген аларның өйләре йолдыз кебек балкый - капкаларына бәйрәм символлары - Җиңү һәм Ватан сугышы орденнары төшкән стикерлар ябыштырып чыктылар. "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Сөмбел Гәрәева инициативасы белән үз хәләл акчасына оештырган чара 8 нче мәктәп...

Бөгелмә шәһәренең Подстанция районында хәзерге вакытта юбилей медаленә ия булучы 11 ветеран яши. Һәм бүген аларның өйләре йолдыз кебек балкый - капкаларына бәйрәм символлары - Җиңү һәм Ватан сугышы орденнары төшкән стикерлар ябыштырып чыктылар. "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Сөмбел Гәрәева инициативасы белән үз хәләл акчасына оештырган чара 8 нче мәктәп укучыларының күңеленә дә хуш килде. 9 нчы сыйныфта белем алучы Җәлил Аксенов белән Алексей Спиридонов әлеге җаваплы да, тәрбияви дә чарада Сөмбел апага булышып йөрделәр.

Беренче тукталыш тыл ветераны, үзе дә 8 нче мәктәптә эшләгән Мария Натальина йортында булды. Шулай ук Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилей медальләре ияләре Хәдичә Миргалимова, Василий Бунаков, Александр Павлов, Александр Куцевод, Алексей Чернобровкин, Сабир Мөхәммәтҗановларның капкаларын да Җиңү символы бизи. Бу елны 90 яшен тутырган Зәки абый Галләмовның да өенә кереп, ни өчен килгәнлегебезне аңлатып, капкасына йолдыз беркетүгә рөхсәт алдык. Зәки абый турында газетабызда мәкалә дә чыккан иде. Сугыш ветераны Камил Галимов йорты янына җиткәндә өйлә намазы кергән вакытка туры килдек. Намазга әзерләнеп йөргән кызы, бик сөенеп, көтелмәгән кунакларны ветеран янына алып керде (рәсемдә). Александр Москвичевның өйдә юк чагына туры килдек - йортны ачучы булмады. Шуңа күрә, хуҗа рөхсәтеннән башка капкага стикер ябыштырырга базмыйча, йолдыз белән канәфер чәчәген Җәлил белән Алексейга калдырдык, алар исә кичке якта өй яныннан урарга сүз бирделәр. Ә Габделхак Раяновның өйдә юклыгын алдан белә идек - ул көнне сугыш ветераны Президент катнашындагы тантаналы бәйрәм кунагы иде. Аның капкасына йолдыз үзе кайткач беркетелде. Газетабызның узган санында Сөнгатулла Кадыйров турында мәкалә чыкты. Ул да безнең Подстанция ветераны, аның да капкасында йолдыз балкый, әле йолдызның да ниндие - Җиңү ордены йолдызы! Шундый ук йолдыз Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинның хатыны Гыйльмурый апаның капкасына да беркетелде.
Әлеге йолдызлы капкаларны Подстанция районы урамнарында гына түгел, газета сайтының фоторепортажлар рубрикасында да күрергә була.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса